Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Исемнәре кара тышлы китапта

"Күземә йокы кермәгән төннәр күп була. Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калган Николай, Ермолай, Георгий, Филипп, Иван, сугыштан кайтып та, яраларыннан үлгән Александр туганнарым белән төннәр буе саташып чыгам. Сугышта бер-бер артлы биш туганыңны югалт әле?!.

Сугыш беткәнгә дә 74 ел, тик утлы хәтер күңелгә тынгылык бирми, шомлы, кайгылы еллар әледән-әле хәтердә яңара", - ди шәһәрдәшебез Зинаида Урамова.
9 майны ел да дулкынлану хисе белән көтеп ала ул. Җиңү парадына чыкмыйча калганы юк. Ел да алты дәдәсенең фотосурәтләрен тотып чыга. Сугыш һәм аннан соңгы еллар ачысын татыган ветеран күзендә моң-сагыш та, шатлык та шәйләнә. Ул үзе дә тыл ветераны.
Югары Баграж авылыннан Акулина белән Андрей Черновлар сугышта өрлектәй биш улларын югалта. Уллары белән нәселләрен йота ул каһәр сугыш.
Әлеге адәм күтәрә алмаслык кайгыдан әниләре Үклинә түти сыгылып төшә: күз яше кибә, тора-бара сукырая. Әтиләре Әндери дәдәй - Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан солдат. Ул сугышка киткәндә олы уллары Николай туган була. Андрей сугышта тиф белән авырый. Аңын югалткан солдатны, үлгән дип, үлекләр җыя торган суык амбарга салганнар. Әкренләп аңына килеп, амбарга кергән солдатларга исәнлеген белдереп, кулын күтәрә ул. Ватан сугышына баһадирлар тудыру өчен исән калгандыр, күрәсең. Андрейны госпитальдә дәвалангач, туган иленә озаталар.
Акулина ирен гражданнар сугышына озатканда өй тулы бала белән кала. Аларның берсе әтисен әнисе итәгенә ябышып, икенчесе үрмәләп, өченчесе исә - бишектә, дүртенчесе карынында килеш озата. Яраланса да, аннан да исән кайта Андрее. Ә менә авылны аклар алып, Югары Баграж ир-егетләрен аклар составына җыйганда Акулина ирен саклап калырдай хәйлә таба. Ирен урынга салып, "хаста" ясый.
Ил-көн тынычлана, Совет власте урнаша. Черновлар гаиләсе ишәя бара: алты улдан соң төпчекләре булып кыз бала туа. Тик сугыш, аннан соңгы авыр еллар Зинага иркәләнеп үсәргә генә ирек бирми...
Ил агасы Андрей инде Ватан сугышына алынмый. Улларын бер-бер артлы фронтка җибәрәләр. Берьюлы икешәр улын сугышка озатырга туры килә аңа. Зина дәдәләренең кайсы елда, кайсы көнне киткәнен, кайчан алардан кара мөһерле хат килгәнен хәтеренә сеңдереп калдыра. Алтынчы дәдәсе Александр сугышка 1943 елның 9 ноябрендә олы дәдәләре Николайның үлеме турында хәбәр алган көнне алына. Александр күз яшен йотып, фашистларны юк итү нияте белән фронтка китә. Дошманны үз өненә кадәр куып таратып, үч ала. Туган нигезгә яраланып, култык таягы белән булса да, кайта ала. Алты лачынын очырган ананың баласын күрү шатлыгыннан еларга инде күз яше дә калмаган була. Зинаида әти-әнисе кичерешләре белән яши. Дәдәләренә хат язучы, килгән хатларны укучы була. "Яраткан сеңлебез, без сине кайткач укытырбыз", - дип яза торган була аңа дәдәләре. Черновлар берсеннән-берсе укымышлы, абруйлы булалар.
Андрей дәдәйнең өлкән улы Николай Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, туган авылына укытучы булып кайта. Егетне тора-бара директор итәләр. Кешелеклелеге өчен дә, педагог, җитәкче буларак та яраталар аны. Өйләнеп җибәрә, сугышка киткәндә ике улы кала. Сталинград сугышында катнаша, Псковны фашистлардан азат иткәндә һәлак була.
"Ермолай дәдәм тагын да җаваплырак постларны биләде, гаиләле иде. Алдагы тешләре сирәк булганы әле дә хәтеремдә", - дип искә ала Зинаида түти. Ермолай Андреевичны Казан Кремлендә эшләп тәҗрибә туплагач, КПСС райкомына эшкә чакырып алалар. Ул 1945 елның январенда Венгрияне азат иткәндә һәлак була.
Яшь аермалары ике ел булган Георгий белән Филипп фронтка бер көнне алынып, бер атка утырып китәләр. Георгий да укымышлылардан: Свияжск шәһәрендә техникум тәмамлап, җир эшләре белгече булып Зәйгә эшкә кайта. Армия хезмәтенә Одессага эләгә. Сугышны шунда хезмәт иткәндә каршылый. Әсирлеккә эләгеп, һәлак була.
Ә менә Филиппны кечкенәдән медицина өлкәсе кызыксындыра. Максатына ирешә торганнардан була ул. Казанда фельдшер-акушерлык училищесында укып, фельдшер булып Түбән-Бишкә эшкә кайта. Медицина институтына укырга бару хыялын сугыш җимерә. Ул Чернигов шәһәре тирәсендәге сугышта була. Соңгы сулышын алганда: "Әниемне юатып языгыз", - дип үтенә.
Акулина белән Андрей Черновларның бишенче улы Иван да өлкән агасы кебек укытучы була. Рус телен яхшы белгән Иван балаларны рус теленә төшендерә. Комсомол секретаре буларак, бик актив була. Сугышка Ленинградка эләгә, разведкага киткән җиреннән кайтмый.
Сугыш елларында бушаган нигез, сугыштан соң да буш. Гаилә башлыгы сугыштан соң ике ел узгач шушы зур кайгылар өстенә гражданнар сугышында алган яралары яңарып, үлеп китә. Ана исә соңгы сулышына кадәр улларын көтеп яши. Аңа ирен, сугыштан яраланып кайткан улы Александрны да җирләргә туры килә. Ә менә алты улының берсенә дә әнисен тәрбияләргә, соңгы юлга озатырга язмаган. Әле дә ярый төпчеккә кыз бала туган. Зинаида Андреевна сукыр әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озата. "Кызым, дәдәләрең кайтса, танымыйча кертми торма берүк", - дип соңгы сүзен әйтеп үлә соңгы көненә кадәр улларының кайтырына өмет иткән ана.
Бер нигездән биш ул. "Хәтер китабы"ның тулы бер битен били Черновлар. Александрны "Алар илгә Җиңү алып кайтты" дигән китапта кертәләр. Зинаида түтинең кайгысы-шатлыгы әлеге кара һәм кызыл тышлы китапларда.
Зәйдә бер урам туган илне фашистлардан саклаганда башларын салган әлеге биш бертуган Черновлар исемен йөртә.
Рәзимә КАШАПОВА,
"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев