Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Җиңү алып килгән генерал!

(Ахыры. Башы газетабызның 3 (295) һәм 4 (296) саннарында) Сугыш тәмамлануга ун ел вакыт уза. Онытыла башлаган армия генералын Н. С. Хрущев искә төшерә. Алексей Иннокентьевич Антоновны Варшава Договоры илләренең Берләшкән Кораллы Көчләре штабы начальнигы, шул ук вакытта Советлар Союзы Армиясенең Генераль штабы начальнигы урынбасары итеп тә куела. Бу урында...

(Ахыры. Башы газетабызның 3 (295) һәм 4 (296) саннарында)

Сугыш тәмамлануга ун ел вакыт уза. Онытыла башлаган армия генералын Н. С. Хрущев искә төшерә. Алексей Иннокентьевич Антоновны Варшава Договоры илләренең Берләшкән Кораллы Көчләре штабы начальнигы, шул ук вакытта Советлар Союзы Армиясенең Генераль штабы начальнигы урынбасары итеп тә куела. Бу урында ул үзенең соңгы сулышына - 1962 елның 18 июненә кадәр эшли.

Илебез алдындагы хезмәтләре "Җиңү" ордены, өч тапкыр "Ленин" ордены, дүрт тапкыр "Кызыл Йолдыз" ордены, ике тапкыр 1-нче дәрәҗә Суворов ордены, Кутузов һәм 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән үлчәнә. Шулай ук ул чит илләр орден һәм медальләренә дә лаек дип табылган. Ул СССР Верховный Советының 2-6 чакырылыш депутаты да булып тора.

Армия генералы А. И. Антонов Мәскәүдә Кремль стенасында җирләнгән.

М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академия бинасында, Гродно шәһәрендә ул туган йортта мемориаль такталар куелган. Мәскәүдә һәм аның туган шәһәрендә аның исемендә урамнар бар. Санкт-Петербург Югары хәрби-толиграфия училищесе һәм Гроднодагы 11-нче урта мәктәп аның исемен йөртә.

Армия генералы Алексей Иннокентьевич Антонов, Генераль штабның Оператив идарәсе начальнигы, соңрак Генераль штаб начальнигы буларак, оборана, һөҗүм итү, стратегик һөҗүм итү операцияләрен эшләде һәм уңышлы рәвештә тормышка ашыруда катнашты. Ул эшләгән операцияләрнең һәркайсы совет солдатларының тулы җиңүенә китерде, немец-фашистларын җиңелүе белән тәмамланды.

***

Белоруссия һөҗүм итү операциясе - яшерен исеме "Багратион" (1944 елның 23 июне - 29 августы). Хәйләгә корылган иң зур стратегик һөҗүм итү операцияләренең берсе. Аның максаты фашистларның "Үзәк" армиясен тар-мар итү һәм Белоруссияне азат итү. Дошманны тар-мар итү өчен 1-нче Балтыйк буе (армия генералы И.Х.Баграмян), 3-нче Белоруссия (армия генералы И.Д.Черняховский), 2-нче Белоруссия (армия генералы Г.Ф.Захаров), 1-нче Белоруссия (армия генералы, июнь азагыннан Советлар Союзы маршалы К.К.Рокоссовский) фронтлары, яңа оешкан 1-нче Польша Гаскәрләре армиясе (генерал-лейтенант З.Берлинг) һәм Днепр хәрби флотилиясе (контр-адмирал В.В.Григорьев), еракка очу авиациясе (авиация маршалы А.Е.Голованов) җәлеп ителде. Фронтлар хәрәкәтен тормышка ашыру Ставка вәкилләре Советлар Союзы маршаллары Г.К.Жуков һәм А.М.Василевскийга йөкләнә. Генштаб һәм фронтлар планы буенча операциягә әзерлек чорында маскировка буенча зур чаралар үткәрелә. Мәсәлән, 3-нче Украина фронты полосасында һөҗүм итү өчен охшатып ясалган ялган сугыш кирәк-яраклары пәйда була, ә шул ук вакытта Белоруссиядә дошманга каршы тора алырлык гаскәрләр туплана.

***

Армия генералы Алексей Иннокентьевич Антонов 1946 елның мартыннан яңадан Генштаб начальнигының беренче урынбасары. 1948-1954 елларда Кавказ арты хәрби округының гаскәрләре командирының беренче урынбасары, аннары командиры. 1954 елның апреленнән Генштаб начальнигының беренче урынбасары, ә 1955 елның мартыннан берүк вакытта (беренче тапкыр) Берләшкән Кораллы Көчләре Оешмасының Варшава килешүе штабы начальнигы.

Александр Филиппов,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев