Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Дустыбызны сагынабыз

Зәй шәһәренә кайткач, Чернобыль катастрофасында зыян күрүчеләр истәлегенә салынган сквер янында тукталмыйча узмыйм. Дөресрәге, без анда Сарсаз-Баграж авылында туып-үскән өч дус - Зверев Григорий, Осипов Григорий Һәм мин - Иванов Григорий бергә җыелабыз. Без анда дүртенче дустыбыз - шул ук Сарсаз егете - Федор Васильев турындагы истәлекләребезне яңартабыз. Геройлар аллеясыннан...

Зәй шәһәренә кайткач, Чернобыль катастрофасында зыян күрүчеләр истәлегенә салынган сквер янында тукталмыйча узмыйм. Дөресрәге, без анда Сарсаз-Баграж авылында туып-үскән өч дус - Зверев Григорий, Осипов Григорий Һәм мин - Иванов Григорий бергә җыелабыз. Без анда дүртенче дустыбыз - шул ук Сарсаз егете - Федор Васильев турындагы истәлекләребезне яңартабыз.

Геройлар аллеясыннан әкрен генә Чернобыльчеләр һәйкәле янына төшкәндә, дустыбыз белән бәйле төрле вакыйгаларны искә төшерәбез. Кызык хәлләрне дә, күңелсезләрен дә сөйлибез.

Дустыбыз мәктәп эскәмиясеннән үк авылыбызның иң чибәр кызына - Анна Харитоновага гашыйк иде. Аннаның йөрәген яулау өчен, ниләр генә эшләмәде ул? Ә без - өч дус, бу эштә аның ярдәмчеләре булдык. Ике арада хатлар да йөрттек, бүләкләр дә тапшырдык, хәзергечә әйтсәк, бик күп " сюрпризлы моментлар" оештырдык.

Тәки үз дигәненә иреште - Аннаны үзенә каратты Федор. Гөрләтеп туй ясаганнан соң, Зәй шәһәренә күчеп яши башладылар, ике балалары туды. Зәй ГРЭСында начальник булып эшләүче Прохоренко дигән кешенең личный шоферы булып эшләде ул. Шефы белән уртак тел табып эшләделәр, аны бик хөрмәт итә иде. Бераздан, Прохоренконы башка урынга күчергәннән соң, Федор эшсез калды. Нәкъ шул чакта Чернобыльдәге хәлләр килеп чыкты. Военкоматка чакыртып, командировкага җибәрәбез, җыенырга - бер сәгать, дигәннәр. Кая җибәрәселәрен, күпмегә җибәрәселәрен, билгеле, аңлатып тормаганнар - запастагы солдат - кая илтсәләр, шунда хезмәт итәргә тиешсең.

Федор Васильев

Радиациянең тиешле дозасын алгач, аны да, башкаларны кебек, өенә кайтардылар. Шат күңелле, юктан да кызык табып көлдерә торган дустыбыз түгел иде инде ул кайтканда. Әкренләп кенә, эчтән сызды, яшәү ямен тоймас булды ул. Андый чиргә бераз эчәргә кирәк, диләр дә, Федор аракы белән дә дус түгел иде. Шулай бөтенләйгә китеп барды...

Бөек Ватан сугышы ветераннарын зурлыйлар, интернационалист-сугышчыларны да онытмыйлар. Ә менә Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү өчен, турыдан-туры үз сәламәтлекләрен биргән кешеләрне, аларның семьяларын игътибардан читтә калдыралар. Чернобыльдә булу - сугыш эчендә булу, үлем белән күзгә-күз очрашу дигән сүз бит ул. Дошманга каршы барганда, кем белән сугышканыңны күрәсең, ә монда кем белән көрәшкәнеңне дә белмисең.

Ул елларда "нурланыш"ның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген аңлап та бетермәгәнбез, ә хәзер әнә - нәтиҗәсе - күз алдында. Иллене тутырыр-тутырмас, китеп баралар. Ә күпмесе командировкадан кайткач ук китеп барды... Хатыннары балаларын ялгыз үстерде.

Чернобыльдә сәламәтлеген югалтучыларга, ирләре үлгән толларга, артыннан йөрсәң, ниндидер льготалар каралган, диләр. Аның өчен никадәр документ җыеп, суд юлларында йөрергә кирәк икән. Алайлар итеп йөрергә каян көч тапсыннар да, каян акча алсыннар, ди алар? Даруына гына күпме акча тотыла. Үзләрен йөртмичә генә, шул льготаларны законлы иттереп булмый микәнни соң?

Өч дус, җыелабыз да, менә шулар хакында сөйләшәбез. Әллә ниләр эшләрдәй булып таралышабыз, тик соңыннан, маңгай белән стена җимерә алмаячагыбызны аңлыйбыз...

Григорий Иванов, Чаллы шәһәре

Фотода: Өч Гриша: Осипов, Зверев, Иванов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев