Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Без – сугыш елы балалары

Өченче классны тәмамлагач, әтинең энесенең хатыны Катя җиңги мине Казанга балалар йортына алып китте. Мин, 11 яшьлек малай, авыл хатыннарына ияреп, җәяүләп иртәнге сәгать өчләрдә юлга чыктык һәм кич Казанга килеп җиттек.

(Ахыры. Башы 12 нче санда)

Балалар йортында мунча кертеп, өр-яңа киемнәрдән киендереп, якты, чиста 6 кешелек бүлмәгә урнаштырдылар. Бик яхшы бүлмәдә бер үземә аерым карават (күз алдына китерегез, без бит барыбыз бергә сәкедә көндез кигән киемнәр белән аунарга өйрәнгән), чиста урын-җир бирделәр. Миңа авылда күргән газаплардан соң әкияттәге җәннәткә кергән кебек тоелды. Көненә дүрт тапкыр ашаталар, ашау бик яхшы, прәннек, печенье, хәтта алма да бирәләр иде. Төшке аштан соң шашкада уйнарга өйрәтә башладылар.

Унбиш, егерме көн яшәгәч, авылны сагына башладым. Башта күңелсезләнеп йөрдем, тәрәзә төбенә утырып авыл кешеләре үтмәсме дип карап утырам. Аннан түземлек бетте, иртән, кич, авылны сагынып елый ук башладым. Өч-дүрт тапкыр директорга алып керделәр. Мин "Домой хочу", әни дә төрмәдән кайткандыр дип аңлатам. Күпме генә үгетләсәләр дә, анда калыр хәлдә түгел идем.

Ай ярым яшәгәч, мине кайтарырга булдылар. Мине тәрбияче апа озата кайтты. Кайтышлый Питрәчтә кундык та, иртән-иртүк Әлбәденгә юл тоттык. Авылга кайтып өйгә кергәч, хәерчелекне күреп, тәрбияче апа артына ава язды. Әйдә кире киттек, син монда ачка үләчәксең ич, дип мине үгетләргә кереште. Ләкин мин китәргә риза булмадым. Ул, авыл Советыннан мине кайтарып тапшырганга белешмә алып, китеп барды. Яңадан ачлык, ялангачлык дәвам итте. Сеңлем Роза белән күрше авылларга хәер сорап та баргаладык.

Укулар беткәч, җәйге каникул вакытында колхозның дуңгызларын көтә идем. 200 грамм ипи бирәләр, эш көне язалар, дуңгызлар ризыгыннан да өлеш чыккалый. Иртән сәгать 6 да (чык белән) аларны көтәргә алып чыгам. Малай чак, иптәш малайлар су коенырга Мишәгә китәләр, минем дә барасы килә. Бер көнне үземнең ана дуңгызларны балалары белән куалап, Мишә буена киттем. Көн эссе, дуңгызлар суга кереп кое-нырга, аунарга тотындылар. Алар артыннан 20-30 көнлек балалары да суга кереп киттеләр. Мин яр буенда дуңгыз балалары батып үлә бит дип куркып еларга керештем. Баксаң, алар кечкенә булсалар да, суда йөзәргә бик осталар икән. Барысы да яхшы бетте, шулай да мин аларны башка су буена алып бармадым. 1948 елның январенда, кышкы каникул көннәрендә Николай дәдәйне Столбище авылына военкомат аша бер атналык сборга чакырдылар, апам Лиза Керәшен Сәрдәсе авылына әнинең апаларына китте. Без сеңлем Роза белән икәү генә калдык. Көннәр бик салкын, ә безнең мичкә ягарга утын беткән. Без икәүләп чана белән урманга утынга киттек.

Нарат урманы бездән 1,5-2 км ераклыкта урнашкан. Ләкин без урманга җиткәч, урманга кермичә кире кайтып киттек, чөнки безнең сәләмә киемнәр белән январь салкыннарына чыдарлык түгел иде. Хәзер дә ул көнне искә төшереп, ярый кире кайтканбыз, югыйсә, шунда катып үлгән булыр идек, дип уйлыйм. Кайткач, кич белән колхоз фермасыннан бераз салам алып кайттык һәм иске колхоз амбары түбәсеннән, салам түбәне җир алмасын өчен бастырылган киртәләрне алып кайтып мичкә яктык.

1950 елның ноябрь аенда әни төрмәдән кайтты, күп балалы ана буларак, амнистиягә эләкте. Ул вакытта җиденче класста укый идем. Мин яхшы билгеләренә генә укыдым. Математика, физика, химия фәннәре минем яраткан фәннәрем иде.

Җиденче классны тәмамлагач, без алты малай Казан индустрия техникумына керергә булдык. Минем Казанда танышлар булмау сәбәпле, иптәшем Николай Аксаков белән аның апаларында торып, техникумда сынаулар бирдек. Беренче имтихан математикадан, мин 40-50 минут эчендә мәсьәләләрен чишеп, беренче булып контроль эшне тапшырдым. Укытучы хәтта, "Нәрсә, чишә алмадыгызмы", дип гаҗәпләнде. Мин, чиштем, дидем дә чыгып киттем. Миңа математикадан "5"ле куйганнар иде, ләкин минем белән килгән иптәшләр берсе дә уңай бәя алмадылар, алар кайтып китте. Икенче экзамен рус теленнән диктант. Укытучы диктант укыганда, мин хәтта сүзләрен дә язып өлгермәдем. Икенче көнне завуч, безне тезеп, билгеләрне әйтте. "Слепнев - великий летчик нашей эпохи, "единица". Забрать документы и домой", дип белдерде. Мин документларны алырга кергәч, комиссия секретаре: "Математикадан бишле билгесе алганнарга документларын бирмәскә, ә диктантны күчереп язарга кушты директор", - дип белдерде. Ләкин минем торыр урыным да юк, бер иптәш тә калмады һәм документларны алып кайтып киттем. Кайткач, җәен ат җигеп, төрле эшләрдә эшләдем, комбайннан ындыр табагына ашлык ташыдым. Сентябрьдә Шәле урта мәктәбенә 8 класска укырга кердем. Һәр шимбә дәрестән соң авылга кайтабыз, ә дүшәмбе иртән ризыклар күтәреп (бер атналык), мәктәпкә китәбез.

Шул елны дәдәм Николай да армиягә китте. Шул китүеннән үзе хезмәт иткән Ленинград өлкәсенең Приозерск шәһәрендә калды, өйләнде, тормыш корды. Ул үзенең хәерчелектә газапланган вакытларын искә алган, күрәсең. Олы дәдәбез Степан да Бөек Новгород шәһәрендә хезмәт итте һәм хезмәт срогы беткәч тә кайтмады, шунда калып өйләнеп, тормыш корды. Күрәсең, бу каһәрләнгән балалык еллары нәтиҗәсе иде. Николай тракторда прицепщик булып эшләде, акча да ала, ашлык та бирәләр иде.

Ул армиягә киткәч, без яңадан авыр хәлдә калдык. Шул сәбәпле, мин 9 класска бармаска булдым (ашарга алып барырга ризык юк бит). Документларны алырга килгәндә, мин мәктәп коридорында физика укытучысы Никитин Павел Алексеевичны очраттым.

- Ни эшләп йөрисең, Афанасий, - дип сорады. Мин аңа укуымны ташларга теләвем турында белдердем.

Шул вакыт ул:

- Синдә табигый талант бар, ул сирәк кешеләргә бирелә, сиңа, һичшиксез, укуыңны дәвам итәргә кирәк, - диде. Ләкин минем укырга мөмкинлекләрем юк иде. Кышын ат җигеп Питрәч пищекомбинатыннан барда ташыдым, җәен тракторда прицепщик булып эшләдем, көзен (1953) Арча (Үрнәк) авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесына укырга кердем. Аны 1954 елның апрелендә тәмамлап, авылга кайттым һәм 1 май көнне тимер көпчәкле ХТЗ тракторында эшли башладым. Менә шул көннән башлап минем тормышта зур үзгәрешләр башланды. Ай саен акчалата зарплата, көзен мул итеп ашлык алдым. Алдынгы тракторчылар исәбенә кердем. 1955 елның көзендә армиягә киттем. Аннан кайткач, яңадан Селәнгеш МТСында МТЗ-2 тракторында эшли башладым. 1961 елда "Марс" колхозының Әлбәден бригадасында комплекслы бригада бригадиры итеп билгеләндем. Шул елны Чистай авыл хуҗалыгы техникумын читтән торып һәм Әлбәденнең кичке урта мәктәбендә укый башладым.

Афанасий дәдәй Слепнев гомер буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләсә дә, иҗат итәргә дә вакыт таба. Үзе белән булган хәлләр турындагы мәзәкләрне безгә дә язып җибәргән.

Гарнир кирәк түгел

1958-1960 елларда мин "Марс" колхозында комсомол оешмасы секретаре булып эшләдем. 1959 елның җәендә Әлбәден авылының өч егетен Питрәчкә комсомол райкомы бюросына алып килдем. Егетләрне комсомолга кабул иткәч, без Илья исемле егет белән ашханәдә төшке аш ашарга булдык. Ике егет кибетләрдә йөрергә китте. Ул вакытта ашханәдә тәртип болай иде: башта кассирга барасың, аннан талоннар сатып аласың һәм шул талоннар буенча пешекче ризык җибәрә. Мин беренчегә - щи, икенчегә - котлет (бәрәңге боламыгы белән) һәм чәйгә талоннар алдым. Илья да мин алган ризыкларны алырга булды. Ләкин ул кассирның: "Сезгә котлетны нинди гарнир белән", - дип соравына: "Миңа гарнир кирәкми", - дип җавап бирде. Без ризыкларны алып, өстәлгә утыргач, Илья борчыла башлады. Аңа котлетны коры тарелкага гына салганнар иде. "Нигә бәрәңге боламыгы салмаганнар?" - дип гаҗәпләнде. Мин дәшмәдем. Илья торып китте. Аңа кассирга барырга куштылар. Кассир аның соравына җавап итеп: "Син бит гарнир кирәк түгел, дип әйттең, ә хәзер нигә тавышланасың?" - дип җавап бирә. Илья: «Миңа гарнир кирәк түгел, бәрәңге боткасы бирегез," - дип таләп итә.

Шулай, ул вакытта без, авыл малайлары, гарнирның ни икәнен каян белик.

Серле төен

Минем баш белән аяк очын бутамас өчен һәр яңа карават җәймәсе һәм юрган тышының бер почмагын төен итеп ясый торган гадәт бар. Шулай бервакыт "Казан" санаториена килгәч, җәймәнең почмагын төйнәгәнне горничная күреп алды. Ни өчен алай эшләгәнемне сорады. Мин аңа: "Әгәр дә җәймәнең аяк очы башының сул почмагын төйнәсәң, йокы бик тыныч була, яхшы төшләр генә керә һәм бернинди дә явыз көчләр тәмле йокыга тәэсир итә алмый, алар төеннән куркалар", - дидем.

Икенче көнне врачка керергә баргач, врач миңа: "Сез бик суевер кеше икәнсез. Сестра миңа сезнең җәймә почмагына төен ясавыгыз турында сөйләде", - диде. Мин көлеп җибәрдем һәм эшнең нәрсәдә икәнен аңлаттым. Доктор да гаҗәпләнеп елмаеп куйды.

Ояласың икән син

Колхозлар оештырыл-ганчы, Әлбәденнән ике дус - Микайла белән Андрей чанага печән төяп, ике атта төнлә белән Казанга печән сатарга юл алалар. Көн салкын була. Алар Богородский авылына җиткәч, кибет янына туктап, атларын ял иттереп, бераз ашатырга һәм үзләре дә кибеткә кереп җылынып алырга карар кылалар. Кибеттән бер чити (250г) аракы алып чыгалар, ләкин стаканнары булмау сәбәпле, шешәнең авызыннан эчәргә туры килә.

- Минем стакансыз аракы эчкәнем юк, башта син эч, - ди Микайла Андрейга.

- Минем дә шешә авызыннан эчкәнем юк, башлап син яртысын эч, - дип бәхәсләшә Андрей дәдәй.

Шулай да Микайла дәдәй беренче эчәргә була.

- Син карап торма. Мин оялам алай эчәргә, - дип печән йөгенә борылып эчәргә керешә һәм шешәне бөтенләй бушата.

- Ояласың икән син, - дип ачуланырга керешә Андрей дәдәй.

- Аларга дуслашу өчен кибеттән икенче шешәне алып чыгарга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев