Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Аны халык сагына

14 мартта Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Анастасия Петровна Васильеваны (Нәфисә Василова) искә алу кичәсе булып узды. Бирегә башка чарага дип мөселман кардәшләр дә килгән иде. Залда Начтук карендәшебезнең үзенчәлекле тавышы яңгырый башлагач, фойедан бар халык шунда агылды.

Залга агылган кеше һаман бер сорауны бирде: "Ни өчен җырчының бу язмалары радиодан яңгырамый, телевизордан күрсәтелми?" Кичә Казан керәшен җәмгыяте, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле тырышлыгы белән оештырылган иде. Алга китеп шуны әйтә алам: кичә күңелле узды, җырчы Нәфисә Василова турында күп хатирәләр сөйләнде.
Кичәне Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Солтан Габәшинең Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган, күп еллар Нәфисә Василова репертуарында булган данлыклы "Кәккүк" җыры белән башлап җибәрде. Аның белән бергә эшләгән коллегалары - ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Лима Кустабаева, баш хормейстер Венера Гәрәева, җырчы Шамил Әхмәтҗанов, баянчы Рәшит Мостафиннар җырчы турында истәлекләр сөйләделәр.
- Мин Настя белән концертлар куеп күп йөрдем, - дип искә алды Рәшит Мостафин. Җиде-сигез җырны радиога да яздырткан идек. Әмма, кызганычка каршы, фонотекада алар сакланмаган. Шулай да, исән өлеше дә бар. Тавыш режиссеры булып эшләүче улым белән бергәләп элеккеге язмаларны тергезергә, яңадан эшләп чыгарга булдык. Киләчәктә радиодан Нәфисә Василованың тавышы яңгырар, дип өметләнәм.
Коллегалары аның үзенчәлекле тавышлы, ярдәмчел, ачык күңелле кеше булуын искә алып киттеләр.
Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле борынгы керәшен җыруларын башкарды. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, Казан керәшен җәмгыяте җитәкчесе Мария Семенова җырчы турында истәлекләр сөйләделәр.
Анастасия Васильеваны искә алырга Теләче районы Субаш авылыннан якташлары да килгән иде. Әлеге авыл клубы каршында эшләп килүче "Нардуган" халык фольклор ансамбле җитәкчесе Зоя Павлова Анастасия Петровна белән бер класста укыган.
- Без Начтук белән кечкенәдән бергә җырлап үстек, - дип искә алды Зоя Ивановна. Шулай бервакыт безне - мине, Анна Егорованы, Начтукны районга смотр-конкурска җырларга җибәрделәр. Шунда аңа туфли бүләк иттеләр, ә безгә значок кына кададылар. Кечкенәдән үк артист булды шул классташыбыз.
Субашлылар чыгышын кичәне алып баручы - Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов): "Бу авылдан киләчәктә тагын Начтук кебек җырчылар чыгар әле", - дип, югары бәяләде.
Татарстанның халык артистлары Галина Казанцева, Георгий Ибушев, Лидия Әхмәтова чыгышлары кичәне профессиональ дәрәҗәгә күтәрде.
Кичә беткәч тә, халык өйгә ашыкмады. Алар Нәфисә Василова язмаларын, аның үзенчәлекле тавышын сагынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Анастасия Васильева Нәфисә Василова