Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Алар Җиңүне якынайтты

Берничә дистә миллион кешенең гомерен алган, җир йөзендә миллионлаган ятимнәр, толлар калдырган сугыш еллары тарих битләренә кереп урнашты. Аның утлы юлларыннан атлап, Җиңү көненә килеп җиткән фронтовиклар бармак белән генә санарлык булып калып бара. Сугыш кыры барлык милләтләрне тигез иткән. Дошманга каршы күтәрелгәндә мин урыс, мин татар, мин керәшен дип...

Берничә дистә миллион кешенең гомерен алган, җир йөзендә миллионлаган ятимнәр, толлар калдырган сугыш еллары тарих битләренә кереп урнашты. Аның утлы юлларыннан атлап, Җиңү көненә килеп җиткән фронтовиклар бармак белән генә санарлык булып калып бара. Сугыш кыры барлык милләтләрне тигез иткән. Дошманга каршы күтәрелгәндә мин урыс, мин татар, мин керәшен дип тормаганнар. Ил өчен, азатлык өчен, дип ут астына кергәннәр, үлемнең күзенә карап барганнар. Кылган батырлыклары орлен-медаль алу өчен генә түгел, дошманны юк итү, тизрәк сугышны туктатып, якыннарын, туганнарын бу бәладән коткару максатыннан эшләнгән. Шуның өчен һәр милләт үзенең батыр уллары, кызлары белән горурлана ала.
Керәшеннәрнең дә бу аяусыз сугышта күп батырлыклар күрсәтеп, исемнәрен алтын хәрефләр белән тарих битләренә язып калдырган Геройлары бар. Бүгенгесе көндә моннан 67 ел элек Бөек Җиңү белән тәмамланган сугышта керәшеннәрдән 20 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгәнлеге билгеле.
2008 елны бу исемлеккә тагын бер Герой, Мамадыш районы Албай авылында туып-үскән 1941 елны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, вафат булу сәбәпле бүләкләнми калган очучы Георгий Семенович Смирнов исеме өстәлде. Тарих битләре шулай әкрен генә ачыла тора. Бәлки билгесез геройларыбыз тагын табылыр әле.

Алар - Советлар Союзы Геройлары
1. Бикбов Евгений Архипович
2. Воробьев Петр Егорович
3. Гаврилов Петр Михайлович
4. Гордов Василий Николаевич
5. Иванов Валентин Петрович
6. Кузьмин Михаил Кузьмич
7. Карбышев Дмитрий Михайлович
8. Ксенофонтов Александр Кузьмич
9. Максимов Иван Тихонович
10. Москвин Михаил Кириллович
11. Орлов Николай Сергеевич
12. Осипов Илья Тимофеевич
13. Санфирова Ольга Александровна
14. Столяров Николай Георгиевич
15. Тапиков Самуил Михайлович
16. Токарликов Никита Евдокимович
17. Федоров Иван Михайлович
18. Шакуров Яков Савельевич
19. Четенев Александр Семенович
20. Якупов Максим Петрович
21. Смирнов Георгий Семенович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керәшеннәр Бөек Ватан сугышы 9 май Советлар Союзы Геройлары Җиңү көне