Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Яшьлеген сугыш урлаган

Еллар уза. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 71 ел. Шушы еллар авырлыгын ялгыз күтәргән, чәчәк атарга да өлгермәгән беренче мәхәббәтләрен саф һәм пакъ килеш саклаган сугыш чоры кызлары зур хөрмәткә һәм игътибарга лаек. Алар тормышның бәясен, яшәүнең, кешенең кадерен беләләр. Шуларның берсе Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Ольга Ивановна Апачева....

Еллар уза. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 71 ел. Шушы еллар авырлыгын ялгыз күтәргән, чәчәк атарга да өлгермәгән беренче мәхәббәтләрен саф һәм пакъ килеш саклаган сугыш чоры кызлары зур хөрмәткә һәм игътибарга лаек. Алар тормышның бәясен, яшәүнең, кешенең кадерен беләләр.

Шуларның берсе Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Ольга Ивановна Апачева.

Ольга 1919 елның 15 февралендә крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Ике яшь тулганда әтиләре көчле авырудан үлеп китә. Әнисе ике бала белән тол кала.

Бөек Ватан сугышы башланганда Ольгага 22 генә яшь була әле. Сугыш башланганын Мәскәү өлкәсенең Шатура шәһәрендә ишетә. Аны анда торф чыгарырга җибәргән булалар. Яшь, чибәр кыз сугышның беренче көннәрендә үк сөйгән ярын фронтка озата. Арада саф мәхәббәт җепләрен ялгаган сәлам хатлары гына йөри. Әмма ике яшь йөрәккә бергә булырга язмаган, егете яу кырында ятып кала. Ольга гомере буе сөйгән ярына тугрылык саклап, башкаларга күз салмый. Гаиләсез, тыңлаучан кызны төрле авыр эшләргә җибәрәләр. Окоп казырга да, ат җигеп агач та, Канаш шәһәрендәге элеваторга ашлык, ягулык-майлау материаллары да ташый. Үзе шикелле ике-өч кыз белән 100-120 килолы капчыкларны вагоннарга төяргә дә туры килә аңа. Тәмам хәлдән тайсалар да, аз гына буш вакыт булдымы, фронтка оек, бияләй бәйлиләр.

Ольганың бертуган абыйсы Меркурийны да 1942 елда фронтка алалар. 1943 елда Псков шәһәре тирәсендә барган сугышларда хәбәрсез югала ул. Авыр хезмәттән бушаган арада Ольга дәдәсенең ике баласын тәрбияләргә булыша. Әтиләре сугышка киткәндә Николайга бер яшь, Мариягә өч яшьләр чамасы була. Николай үсеп җиткәнче гаиләдә ир-ат булмый, барлык ир-ат эшләрен дә хатын-кызларга башкарырга туры килә.

- Сугыш чоры газапларын әйтеп тә, язып та бетерә торган түгел. Андый тормышны башка берәүгә дә күрергә язмасын инде, - ди Ольга әби.

Сугыштан соңгы елларда, колхоз эшләре җиңеләйгәч, Волга буйларына урман кисәргә җибәрәләр. Мари өлкәсенең Звенигово якларында урман кискәндә ул авырып китә. Туган авылына үлгән дигән ялган хәбәр ишетелә. Операция ясаганнан соң, 4 айлап урын өстендә ята Ольга түти. Тазарып аякка басканнан соң туган ягына кайта.

"Шуңа да 97 яшькә җиттем ахрысы. Элегрәк хезмәт көненә эшләдем, соңрак хезмәт хакын акчалата түли башладылар. Авырлыкларга карамастан, тормышымнан зарланмадым. Иптәшләрем, хезмәттәшләрем арасында дан-хөрмәткә ирештем", - дип үткән гомерен искә ала Ольга әби.

- Ул гомере буе Ходайга ышанып, дин кануннарын үтәп яшәде. 97 яше тулуга карамастан, хәзер дә пост тота. Беркайчан да дару кулланганы булмады, җәй айларында үзе дару үләннәре җыя, авырып китсә, шулардан төнәтмәләр кайнатып эчә. Аның һәр авыруга дәва булырлык төрле үләннәре бар. Мунча керергә дә ярата. Ул безнең белән төп нигездә яши, - диде дәдәсенең улы Николай Апачев.

Ольга түти энесе Николай гаиләсенең дә ныклы терәге була. Балаларны үстерешергә ярдәм итә, йорт эшләрендә булыша. Балалар да аны яратып, хөрмәт итеп: "Әби - өйнең тоткасы ул", - диләр.

- Үзләре бала табып үстергән кешеләр дә минем кебек бәхетле яшәмидер. Тормышка чыкмасам да, гомерем балалы гаиләдә, аларның шат авазларын ишетеп, туганнарымның ярдәмен, ихтирамын тоеп узды. Энем Николай да, киленебез Александра да, аларның балалары да миңа гомер буена бер авыр сүз әйтмәде, тату яшибез. Шундый хөрмәттә яшәвем өчен аларга рәхмәтлемен. Ходай үзләренә озын гомерләр бирсен, сәламәтлекләреннән аермасын иде,-дип тели Ольга әби.

СССР Югары Советы Президиумының 1946 ел, 20 октябрь Указы белән, "Данлы хезмәт өчен" медале белән бүләклиләр. Шулай ук юбилей медальләре дә күп Ольга Ивановнаның. Татарстан хөкүмәте дә, хезмәтләрен югары бәяләп, "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкли.

Каһәр сугыш яшьлек хыялларының күбесен челпәрәмә китереп ваткан, алдагы бәхетенең олы бер кисәген урлап калган. Тик Ольга Ивановна кебек кешеләр тормышларында яңа мәгънә, ныклы юл таба белгәннәр. Аларның тормышлары хәзерге буынга күркәм үрнәк булырлык.

Ольга Шупшина,

Хуҗа Хәсән авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев