Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

"Моң булып кайтсын җырларым"

Китсәм сагынам, Кайтсам назлыйм Зәй буе әремнәрен. Әрсез диеп, әремнәргә Нахакка бәрелгәнмен. Бу сүзләрне туган җирен, туган авылын өзелеп яратучы, җырга ­моңга бай кеше генә яза аладыр. Сүзем якташым, туганым, керәшен сәнгатен үстерүгә, аның гореф-­гадәтләрен саклауга зур өлеш керткән Геннадий Максимов турында. Ул хәзерге вакытта гаиләсе белән Казанда яшәп иҗат...

Китсәм сагынам,
Кайтсам назлыйм
Зәй буе әремнәрен.
Әрсез диеп, әремнәргә
Нахакка бәрелгәнмен.
 
Бу сүзләрне туган җирен, туган авылын өзелеп яратучы, җырга ­моңга бай кеше генә яза аладыр. Сүзем якташым, туганым, керәшен сәнгатен үстерүгә, аның гореф-­гадәтләрен саклауга зур өлеш керткән Геннадий Максимов турында.
Ул хәзерге вакытта гаиләсе белән Казанда яшәп иҗат итсә дә, күңеле аның туган якларында. Һәр ел саен Зәй сабантуйлары, Питрау бәйрәмнәрендә якташы, дусты мөхтәрәм профессор Хатыйп Миңнегулов белән бергәләп көтеп алынган кунак ул. Геннадий Григорьевич ­ композитор-­музыкант, педагог, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты.
Геннадий 1955 нче елның 25 январенда Зәй төбәгенең Сармашбаш елгасы буенда яшеллеккә күмелеп утыручы Федоровка авылында дөньяга килә. Җырчы Ксения белән гармунчы Григорий гаиләсендә туып, тутасы Светлананың моңлы керәшен җырларын тыңлап үсә ул.
Әтисе Григорий 1939 нчы елда Совет Армиясе сафларына алына. Авыр сугыш елларында исән калып, 1947 нчы елда техник­лейтенант званиесендә авылга кайта. Зәй районы Федот балалар йортында һәм Федоровка мәктәбендә директор, колхозда партия оешмасы секретаре булып эшли. Ләкин Генага өч яшь тулганда, 39 яшендә вакытсыз дөнья куя. Әнисе Ксения түти бер ялгызы балаларын аякка бастыра, күп еллар буе авылда китапханәче булып эшли.
Әтисенең улы турында: "Эх, гомерләрем булып, малаем туса, соңгы телем икмәгемне сатып булса да гармун алып бирер идем..." - дигән сүзләрен исендә тотып, Ксения түти, ничек итсә итә, кечкенә улына гармун алып бирә. Шуннан бирле Геннадийның бүгенге көнгә кадәр кулыннан гармун төшми.
1972 нчы елда Сарман урта һәм музыка мәктәбен тәмамлый. 1979 нчы елда Казан дәүләт университетының физика факультетында радиоэлектроника белгечлеге буенча кичләрен укып, диплом ала. Университетта укыганда, Казанның урта һәм музыка мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Мәгариф­-агарту хезмәткәрләре йортында ветераннар хорының җитәкчесе булып та эшли.
1990 нчы елларда Казан шәһәрендә татар гимназияләре ачуда актив катнаша. Ш.Мәрҗани исемендәге татар гимназиясенең директор урынбасары булып эшли. "Әйдәп баручы укытучы" исеменә лаек булуына карамастан, җырга, музыкага булган мәхәббәте көчлерәк була аның. Республика артистлары, шагыйрьләре, җырчылары белән тыгыз элемтәдә тора. Җырлар иҗат итү белән бергә, профессиональ сәхнәдә танылган артистларга аккомпаниаторлык итү белән дә шөгыльләнә.
Алар күп еллардан бирле профессиональ сәхнәдә Мирсәет Сөнгатуллин, Нәфисә Василова, Георгий Ибушев, Рафаэль Ильясов, Зөһрә Сәхәбиева, Галина Казанцевалар белән бергә концерт эшчәнлеге алып баралар. Аларга концерт программасы белән халык алдында Мәскәү, Түбән Новгород, Ижау, Уфа, Казан, Красноярск, Лесосибирск, Омск, Екатеринбург, Чиләбе кебек төбәкләрдә чыгыш ясарга туры килә.
Композиция, ягъни җырлар язу белән дә шөгыльләнә ул. 1996 нчы елда "Тургайлы тугайларым" исемле җырлар җыентыгын чыгара. Аның "Әнкәм җыры", "Зәем гүзәле", "Тагын кайтам", "Сагыну", "Зәй буе әремнәре" кебек җырларын халык җылы кабул итте.
2008 нче елда керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле оештырыла. Аның беренче директоры, 2010 нчы елга кадәр, Геннадий Максимов була. "Милли киемнәр тектергәндә, миңа Татарстанның элеккеге мәдәният министры Зилә ханым Вәлиеваның ярдәме чиксез булды", - ди ул. Ике ел эчендә ансамбль халыкка танылып өлгерә. Зәй сабантуйларына халык "Бәрмәнчек" ансамблен көтеп ала.
Җыр­-музыкадан бушаган арада, газета­журналларга мәкаләләр дә яза. Аның "Зәй офыклары" газетасында басылган "Югалган моң" исемле мәкаләсен искә төшерәсе килә. Бу мәкалә аның авылдашы, җырчы, сәнгатькә гашыйк керәшен егете Владимир Майоров турында. "Володька дәдәйнең Татар дәүләт филармониясендә эшләвен, аның хезмәттәшләренең кемнәр икәнен белдем. Ә ул кемнәр белән эшләгән бит әле... Легендар җырчылар - Сөләйман Юсупов, Габдулла Рәхимкулов, Флера Сөләйманова, Рәисә Тимофеева, Анастасия Васильева (Нәфисә Василова)", - дип искә ала ул аның турында.
Хәзерге вакытта да Геннадий Григорьевич танылган артистларыбыз белән тыгыз элемтәдә. Халык артисты Георгий Ибушев концертларында, Язучылар союзында узучы чараларда гармунчы­аккомпаниатор буларак чыгыш ясый. Музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм 60 яше тулу уңаеннан Геннадий Максимов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Бу язмамны төгәлләп шуны әйтәсем килә: кечкенә генә керәшен авылында туып ­үскән егет башкалабыз Казанның зур сәхнәләрендә дә югалып калмаган. Аның җырлары танылган артистларыбыз башкаруында хәзер дә яңгырый. Шуларның кайберләре - Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында "Зәй гүзәле" (Г.Музафин сүзләре), "Туган илем - Татарстан" (Г.Рәхим сүзләре), "Әткәемнең якты карашы" (Р.Валиева сүзләре), Георгий Ибушев башкаруында - "Халкым гүзәле" (М.Разов сүзләре), Галина Казанцева башкаруында "Уйларым - ак челтәр" (Г.Зәйнәшева сүзләре), Алсу Хисамиева башкаруында - "Килерсең әле, килерсең" (З.Нури сүзләре)...
Без аңа алга таба да иҗади уңышлар теләп, яңа җырлар көтеп калабыз.
Валентина ТАЗИРОВА,
Зәй районы, Сарсаз-Баграж авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев