Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Халкыбызның асыл бизәге

1 Май бәйрәмендә безнең Усалида да йомырка җыю йоласы бар. Керәшеннәр белән тату гомер кичерүнең нәтиҗәсе түгелме икән бу?

Кичә керәшен дөньясы Олы көнне бәйрәм итте. Без дә кызык иттек әле, Усали мәктәбендә бәйрәм ясадык. Керәшен балалары безгә Владимирдан, Албайдан, Дружба посёлогыннан килеп белем ала. Керәшен күлмәкләре киеп, җыр-биюләр өйрәнеп, мәктәп тарихы белән бәйләп, чыгыш әзерләдек. Мәктәбебезнең Разиф Сафин җитәкчелегендәге “Өчиле егетләре” гармунчылар ансамбле керәшен көйләрен өйрәнде, Зиатдинова Талия теттереп керәшенчә биеде. Владимирдан килеп укучы Альберт Юзеев иртүк һәммәбезне “кызыл күкәй” белән сыйлады. Бик матур бәйрәм килеп чыкты. Усали мәктәбенең керәшеннәр белән горурланырлыгы да бар. Мәктәбебезне тәмамлаган күпме керәшен кешесе – безнең горурлыгыбыз:

Георгий Мефодиевич Ибушев – Татарстанның халык артисты,

Марина Афанасьевна Григорьева – Татарстанның атказанган укытучысы,

Евдокия Афанасьена Данилова – Татарстанның атказанган табибы,

Василий Егорович Григорьев – Татарстанның атказанган табибы,

Владимир Митрофанович Уряев – Татарстанның атказанган агрономы,

Алексей Петрович Чернов – Татарстанның атказанган урманчысы,

Афанасий Михайлович Данилов – Татарстанның атказанган урманчысы,

Елена Михайловна Данилова – Татарстаннын атказанган артисты

Людмила Михайловна Кирушина – Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре.

Геннадий Иванович Семёнов – техник фәннәр кандидаты,

Пётр Осипович Шатунов – техник фәннәр кандидаты,

Григорий Сергеевич Абрамов – милли көрәш буенча спорт мастеры, Россия чемпионы.

Анна Михайловна Романова – чаңгы буенча спорт мастеры,

Нина Яковлевна Чемкина - Татарстанның атказанган экономисты,

Григорий Алексеевич Гаврилов – ирекле көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат.

Мәктәптә данлыклы укытучылар эшләгән. Усали халкының гына түгел, бөтен тирә-якның, районыбызның горурлыгы булган Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Николай Васильевич Нестеров, Татарстанның атказанган укытучысы, Ленин ордены кавалеры Фрол Алексеевич Тупаевлар данлаган безнең мәктәпне.

Гомерләрен мәгарифкә багышлаган, намус белән эшләп төбәк халкында хөрмәт казанган укытучылар – керәшен кешеләре күп эшләгән биредә. Аларның күбесе мәгариф отличнигы дигән мактаулы исемне йөртә. Иван Сидорович һәм Мария Григорьевна Егоровлар, Семён Иванович һәм Роза Григорьевна Пасыевлар, Раиса Николаевна һәм Зоя Николаевна Черновалар, Энгель Васильевич Маркелов, Николай Фёдорович Петров, Михаил Фролович Тупаев, Валерий Ильич Алексеевлар – әнә шундыйлардан. Югарыда санап кителгән, мактаулы исем йөрткән элеккеге укучыларыбызны алар укыткан. Бәйрәмдә барысы да искә алынды.

5-7нче класс укучылары йомырка җыю күренешен күрсәтте. Йорт хуҗаларына изге теләкләр теләнде. 1 Май бәйрәмендә безнең Усалида да йомырка җыю йоласы бар. Керәшеннәр белән тату гомер кичерүнең нәтиҗәсе түгелме икән бу? Элек-электән безнең төбәк халкының дус, тату яшәгәне билгеле. Данлыклы “Өчиле базары” алып-сату, товар алмашу урыны гына түгел, халыкларның аралашу, бер-берләрен хөрмәтләү урыны да булган. Кичәне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамладык:

Яшик шулай бер-беребезне зурлап,

Туган җирне зурлыйк иң элек.

Гомер – мизгел, гомер үтә-китә,

Безнең дуслык булсын мәңгелек!

Лидия Пасыева,

Мамадыш районы, Усали урта мәктәбе укытучысы

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев