Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйлеләр юл фаҗигасендә һәлак булган Мария Галимова белән хушлашты

Кичә, 5 июльдә, зәйлеләр Самарадан Ижауга кайтучы автобуста юл фаҗигасендә һәлак булган Мария Галимова белән хушлашты.

Яңгыр явып торуга да карамастан, Мария яшәгән йорт янындагы халыкның иге-чиге юк иде. Табигать тә зәйлеләр белән бергә елады сыман. Зәебезнең һәр кешесе әлеге гаиләгә килгән кайгыны үзенеке кебек кичерде. Район үзәк дәваханәсендә реаниматолог булып эшләү өчен диплом алып кайтучы яшь белгечкә зәйлеләргә хезмәт итәргә насыйп булмады. Аның белән хушлашырга район үзәк дәваханәсе коллективы тулысынча килде.

-Без аны түземсезлек белән көттек. Ниһаять, коллективыбыз тагын бер яшь белгеч белән тулылана дип тордык. Кызганыч, язмаган икән. Әмма без барыбер Марияне Зәй медицина хезмәткәрләре коллективы әгъзасы дип саныйбыз, - диде чыгышында район үзәк дәваханәсе баш табибы Риф Әмиров.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов чыгышында Мариянең әти-әнисенә, якыннарына гына түгел, Зәйгә зур кайгы килүен билгеләп үтте, җир йөзендә баланы югалтудан да авыррак кайгы юк, диде.

Зәйлеләр Марияне, и балакай, урының оҗмахта булсын, дип озатып калды. Ул әнисенең туган авылы Сәвәләйдә җирләнде.

Николай Шамионов.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев