Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйлеләр Гурий Тавлин исемен мәңгеләштерергә җыена

Шушы көннәрдә язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гурий Тавлинга Зәй районы Урта Багражда туып-үскән йортына мемориаль такта куелачак.

Моңа әзерлек эшләре бара. Якташыбыз исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге күтәреп чыкты. Район җитәкчелеге бу игелекле эшне хуплады. Шулай да тормышка ашачак әлеге гамәлдә төп роль хезмәт ветераны, районыбызның актив җәмәгать эшлеклесе Семен Гудошниковка туры килә. Истәлек тактасының проектын эшләүче дә ул. Шунысын да әйтик, Семен Михайлович тырышлыгы белән 1977 елда фаҗигале төстә һәлак булган КПСС шәһәр комитетының беренче секретаре яшәгән йортка да мемориаль такта куелды, Төги авыл җирлегендәге тирә- юньдә билгеле сулык "Күз суы" чишмәсе төзекләндерелде, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Яңа Маврин авылында сугышта башларын салган солдатлар истәлегенә стела эшләнде.

Исән булса, Гурий Тавлинга 25 декабрьдә 91 яшь тулган булыр иде. Мемориаль такта кую тантанасы Урта Багражда шул көннәргә планлаштырыла.

Николай Шамионов, "Зәй офыклары"

Тагын укыгыз:

Соңгы әңгәмә. Гурий Тавлинга - 90 яшь

Баграж һәм аның кешеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев