Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдән Лариса Иванова Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

Бүген Зәй шәһәре 6нчы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Иванова Казанда узган ана теле укытучыларының "Туган тел" Бөтенроссия конкурсы мастер-классында катнашып, номинациядә җиңүче булды.

Конкурста рус, татар, мордва, чуваш, урдмурт телен укытучы 56 педагог катнашкан. Лариса Иванова "Рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә "QR- кодларын куллану" темасына мастер-класс күрсәтте. Лариса Александровна керәшен хатын кызларының милли киемен яклау биремендә "Кызым белән диалог" формасын оста кулланып, гаиләдә ядкарь буларак сандык төбендә сакланучы әбисенең керәшен күлмәге турында әңгәмә корды. Шулай ук ул үзе кигән милли киемнең үзенчәлекләрен, костюмдагы детальләрнең ролен, баш киеме һәм киемдә рус һәм татар халкы традицияләре чагылышы турында ике телдә матур хикәя төзеп сөйләде.

Лариса - Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында туып үскән, шул мәктәпне тәмамлаган. Ул - укытучылар династиясе вәкиле, әтисе Александр Биканов күп еллар Сарсаз-Баграж мәктәбе директоры булып эшләде, әисе Мария Ильинична гомер буе башлангыч сыйныфларга белем бирде, дәдәсе Игорь Александрович Зәйнең 5нче мәктәбе директоры булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев