Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй зонасында "Туым жондозы" фестиваленең сайлап алу туры узды

17 декабрь көнне Зәйдә "Туым жондозы"-"Рождественская звезда" конкурс-фестиваленең икенче зональ сайлап алу туры узды.

Зәй "Туым жондозы" фестивален инде өченче тапкыр үзендә кабул итә. Быелгысы аеруча матур һәм күңелле үтте. Зәйлеләр килгән кунакларны ипи-тоз белән, такмаклар җырлап каршы алдылар. Чаллы шәһәреннән, Зәй, Сарман, Әлмәт районнарыннан җыелган солистлар һәм фольклор коллективлар конкурска нык әзерләнгәннәр. Жюри членнарына иң яхшы чыгышларны сайлап алу авыр булды. Шулай да, "фольклор ансамбль" номинациясендә беренче урынга Зәй районы Баграж авылы "Сандугач" ансамбле, Әлмәттән "Асыл бизәк", Чаллыдан "Җанагай" фольклор коллективлары лаек дип табылды.

Солистлар арасында Чаллыдан Гүзәл Хәкимуллинага, Зәйдән Рената Вәлиәхмәтова белән Максим Кузнецовка тиңнәр табылмады. Чаллы егете Виктор Агапов "инструментальное соло" наминациясендә беренче урын яулады. Сарман районы Ләке авылыннан килгән яңа гына оешкан "Айбагыр" коллективы үзләренең матур чыгышлары белән барысын да сокландырды. Сайлап алу турын үткән конкурстантлар "Туым жондозы" фестиваленең январь аенда узачак гала-концертында катнашачаклар. Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Исегезгә төшерәбез, фестиваленең киләсе сайлап алу туры 19 декабрь көнне Кайбычта үтәчәк. Яңалыклар белән безнең сайттан танышып барыгыз.

Зәйдәге фестивальдән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Видеоязмада Зәй районы Баграж авылы "Сандугач" фольклор ансамбле чыгышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Зәй зонасында "Туым жондозы" фестиваленең сайлап алу туры узды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев