Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә Татарстан керәшен җәмгыяте идарәсенең күчмә утырышы үтте

1 декабрь көнне Зәйдә Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең күчмә утырышы булды. Утырыш җәмгыять рәисе Иван Егоров рәислегендә узды. Аның эшендә Зәй һәм Мамадыш районнары башлыклары Разиф Кәримов һәм Анатолий Иванов катнашты, дип яза "Зәй офыклары" газетасы.

Соңгы вакытта керәшен җәмгыяте җитәкчелеге идарә утырышларын шәһәр-районнарда уздыруны гадәткә кертте. Зәйгә кадәр мондый чаралар Алабуга, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдә үткән иде. Оешма идарәсе әгъзаләре зәйлеләрнең чараны керәшеннәргә хас кунакчыллык белән, югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Чөнки кунакларны урамда ук керәшен фольклор коллективлары җыр-биюләр белән каршы алды.
Утырыш көн тәртибендә 2018 елда "Туым җондызы" керәшен этник сәнгатенең 10нчы юбилей яшьләр конкурс-фестивален уздыру, Казанда Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗат үзәген үзгәртеп кору эше барышы, оешманың быелның май аеннан алып барылган эшчәнлеге, "Туганайлар" газетасына язылу барышы һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.
Утырышта катнашучылар оешманың 2018 елга төп чараларны эченә алган эш планын кабул иттеләр.
Бу хакта тулырак бераз соңрак сайтыбызда һәм газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев