Зәйдә керәшен җәмгыяте төзелде
Зәй төбәге керәшеннәренең бүгенгә кадәр үз җәмгыятьләре булмады. Һәм, ниһаять, 27 февраль көнне 500 гә якын делегат, килгән кунаклар, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов катнашында зур конференция үтте.
Анда Зәй районы керәшеннәренең иҗтимагый җәмгыяте төзелде. 15 кешедән торган идарә сайланды, ә идарә членнары үз араларыннан аның җитәкчесен сайлап куйдылар. Ул - Иван Федорович Яковлев. Зәй керәшеннәренең декабрь аенда узган утырышында конференциягә әзерлек буенча оештыру комитеты төзелгән иде. Ул чакта да зәйлеләр, бертавыштан, оештыру комитеты председателе итеп аның фамилиясен атадылар. Ике ай вакыт эчендә оештыру комитеты бик күп эшләр башкарырга өлгергән. Бу - Иван Федоровичның потенциалы, оештыру сәләте зур булуын күрсәтә. Яңа җитәкчегә яңа урында зур уңышлар, халык белән бер юнәлештә бара торган сикәлтәсез юллар телибез.
Зәй конференциясеннә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев