Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә чиркәүләрне барладылар

Кичә, 27 декабрь көнне, Зәй районына Әлмәт һәм Бөгелмә епархияләре епискобы Мефодий килде. Шәһәр администрациясендә Зәй шәһәрендә керәшеннәр өчен төзеләчәк православ храм проектының презентациясе узды. Храм төзелеше өчен шәһәр уртасында җир бүлеп бирелгән инде. Чиркәү Изге Макарий исемен йөртәчәк. Епископ Мефодий һәм Зәй районы керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Яковлев шулай...

Кичә, 27 декабрь көнне, Зәй районына Әлмәт һәм Бөгелмә епархияләре епискобы Мефодий килде. Шәһәр администрациясендә Зәй шәһәрендә керәшеннәр өчен төзеләчәк православ храм проектының презентациясе узды. Храм төзелеше өчен шәһәр уртасында җир бүлеп бирелгән инде. Чиркәү Изге Макарий исемен йөртәчәк.

Епископ Мефодий һәм Зәй районы керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Яковлев шулай ук керәшен авылларындагы чиркәүләрнең торышы белән дә таныштылар. Поповка авылында халык җыены уздырып, чиркәү мәсьәләсе буенча карар чыгарылды. Кайчандыр чиркәү булып торган, бүгенге көндә клуб ролен үтәгән бина православныйларга кире кайтарып биреләчәк. Авылда 2017 елда Президент программасы буенча яңа клуб сафка басачак. 10 январь көнне епископ Мефодий җитәкчелегендә Поповка авылында беренче келәү узачак.

Югары Баграж авылының күп еллар ябылуда торган, инде ярым җимерек хәлендәге иске агач чиркәвен сүтеп, аның урынына яңасын салу турында да сүз булган. Бу очракта узган елда гына авылдашлары Мухановлар тарафыннан төзелгән часовня чиркәү территориясенә кереп, бербөтен комплекс тәшкил итәчәк.

Керәшен Мәлеме авылында күп еллар ябылуда торган, унсигезенче гасыр азагында ук салынган мәһабәт Казанский чиркәвен реставрацияләү бик зур чыгымнар сораячак. Шуңа күрә, авылга келәү йорты кирәклеге турында сүз булган.

Терентий Казанский фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев