Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районының Югары, Урта, Сарсаз Баграж һәм Фёдоровка авылларына командировкага бардык

Кичә, Зәй районының Югары, Урта һәм Сарсаз Баграж, шулай ук Федоровка (Пидәр) авылларында иҗади командировкада булып кайттык.

Әлеге якларга, ара ерак булу сәбәпле, еш барып җитеп булмый. Кичәге сәяхәт уңышлы булды – Зәй керәшен авылларының матур табигате белән хозурландык, күркәм кешеләре белән аралаштык.

Баграж авыллары белән җирлек башлыгы Павел Минеев таныштырды, Федоровка буенча экскурсияне Зәй керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Яковлев оештырды. Урта Багражга әбиләренә кунакка кайткан үзенчәлекле егет – Андрей Кузьмин, Югары Баграждан күп итеп сыер малы асраучы Кондратьевлар, авылны часовня төзеп куандырган Мухановлар гаиләләре белән таныштык. Сарсаз Багражның актив һәм бик тә кызыклы түтиләре – Анна Минеева һәм София Васильева белән таныштык. Федоровка авылының Кәмпер чишмәсеннән тәмле су эчтек, авылның җимерек хәлдә булган күперен барып күрдеп, борчылдык. Боларның барысы һәм тагын күп нәрсәләр турында зур материаллар әзерләнә.

Әлегә күңелле сәяхәттән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Газетабызның киләсе саннарыннан шушы авылларның тормышы, көнкүреше, кызыклы һәм уңган кешеләре турында мәкаләләр укый аласыз, шулай ук, сайтыбызны да карап барырга онытмагыз.

Урта Баграж авылыннан фоторепортаж

Югары Баграж авылыннан фоторепортаж

Сарсаз Баграж авылыннан фоторепортаж

Федоровка авылыннан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев