Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй керәшеннәре берләшерме?

17 декабрь көнне Зәй шәһәрендә ике зур вакыйга булды. Культура сараенда, "Туым жондозы" фестиваленең сайлап алу туры тәмамлануга, Үзәк китапханә бинасына Зәй активы җыелды.

Биредә Татарстан Республикасы керәшеннәр оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Белоусова катнашында җыелыш узды. Аны район администрациясенең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Мусин ачып җибәрде.

Сүз Зәй керәшеннәренең иҗтимагый оешмасын төзү турында барды. Мәсьәләне уртага салып сөйләшкәннән соң, 17 кешедән торган оештыру комитеты төзелде. Январь аенда керәшен авылларында җыелышлар узып, анда район конференциясенә делегатлар сайланачак. Февраль аенда делегатлар гомуми конференциягә җыелып, үзләренә җитәкче сайлаячаклар. Тәкъдимнәр бертавыштан кабул ителде. Оештыру комитетының җитәкчесе итеп Иван Яковлев сайланды.

Җыелышта администрация җитәкчесе урынбасары Валерий Акатаев һәм Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе Виталий Агаповлар да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев