Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй керәшен җәмгыятен кем җитәкләр?

Зәй керәшен җәмгыяте идарәсенең чираттагы утырышы булды. Ул идарә әгъзасы, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев рәислегендә үтте

Көн тәртибендә берничә мәсьәлә тикшерелде. Җәмгыятьнең яңа җитәкчесен сайлау һәм  оешманың февраль аенда узачак хисап-сайлау конференциясенә әзерлек утырышта төп   мәсьәлә булды. Җәмгыять рәисе Иван Яковлев республикадан вакытлыча китү сәбәпле, керәшен җәмгыяте эшчәнлеге нык сүлпәнләнде. Шуңа күрә оешманың яңа җитәкчесен сайлау зарурлыгы туды. Гамәлдәге положение нигезендә җитәкче идарә әгъзалары арасыннан гына сайлана ала. Җәмгыять  рәисе итеп идарә әгъзасы булмаган кешене сайларга уйлаган очракта (бу шулай күзаллана), әлеге кандидатураны  башта конференциядә идарә составына сайлау таләп ителә. Киләсе елның февралендә җәмгыятьнең хисап-сайлау конференциясе үтәчәген исәпкә алып, утырышта аңа әзерлек һәм уздыру буенча эшче төркем төзү һәм аның җитәкчесе итеп район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапковны сайлау турында карар кабул ителде.
Утырышта шулай ук “Туганайлар” газетасына язылуны активлаштыру мәсьәләсе дә тикшерелде.

Николай Шамионов,

"Зәй офыклары" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев