Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зоя Шипшова: "Керәшен үзәгендә яшьләрне тартырлык чаралар күп булсын иде"

Керәшеннәрнең республика мәдәният үзәге нинди булырга һәм анда нинди юнәлеш­ләрдә эш алып барылырга тиеш? Бу сорауларга керәшен хәрәкәте активистлары үз фикерләрен белдерә

Зоя ШИПШОВА,Питрәч районының Кәвәл авылы мәдәният йорты җитәкчесе:

– Милли мәсьәләгә кагылышлы барлык мәгълүматлар белән хәбәрдар булмасам да, үз халкыма кагылышлы материаллар белән танышып барырга тырышам. Ниһаять, үзебезнең мәдәни үзәгебез булу белән мин һәм авылдашларыбыз чиксез горурланабыз. Мин, күбрәк яшьләрне тартырлык чаралар булсын иде, дигән фикердә. Шулай ук, халык белән эшләүчеләр (мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп эшчеләре, җирле үзидарә хезмәткәрләре һ.б.) өчен дә агарту эшләре алып барылса иде. Чөнки без бик күп нәрсәләр белән хәбәрдар түгел. Халкыбыз, аның яшәеше, ата-бабаларыбызның мәдәнияте чагылдырылган кичәләр, укулар булсын иде. Шулай ук, күбрәк күрсәтмә материаллар, милли бәйрәмнәребезне үткәрү өчен сценарийлар җыентыклары бастырылсын иде. Бу эшләрдә без дә актив катнашыр идек. Зур эшләр башлап җибәрүчеләргә чиксез рәхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев