Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зоя Борисова кая югалган?

Туган җиребездә кабат Питрау, Казанский бәйрәмнәре гөрләде. Димәк, халык төгәл бер елга түгәрәк уеннардан ял итеп торачак. Ничек кенә булмасын, күпләр, һәр елны үзенең кабатланмас тавышы белән карендәшләрен сөендереп торган, моңлы сандугачыбыз Зоя Борисованы юксынды. Чыннан да, кая югалган соң Зоя? Телефонын юллап, үзен табарга булдык.

И-и-и, Надя, мине югалтучылар чыннан да күп икән, - дип башлады сүзен Зоябыз трубканың теге башында.

Эзлиләр, шалтыраталар, күбрәк Интернет аша аралашабыз. Туган ягымда мине юксынучылар барын белү сөендерә. "Йөрмә әллә кайларда, кайт кире" - дип әйтүчеләр дә бара. Ничек кайтыйм ди инде, мин бит күптәннән сөйгән кешем белән бергә булу турында хыялландым. Хыялым чынга ашты, Аллага шөкер. Вакыт-вакыт, эх, шушы бәхетләрем Казанда булса иде, дип тә уйлап куям. Яраткан өем, эшем, дусларым-туганнарым бар иде... Гел концерт, гастрольләр белән йөреп өйгә сирәк кайтып кердем. Бәлки, шулардан арынырга теләү, яраткан кешем артыннан Хабаровскига кадәр китәргә этәргәндер дә. Сайлау алдында калып, ирем белән бергә булуны сайлап, Ерак Көнчыгышка ук чыгып киттем.

Чит җиргә ияләнүе авыр, сүз дә юк. Бигрәк тә вакыт барган, гомер узган саен авырая ул, минемчә. Яшьли чыгып киткәннәр әлеге үзгәрешләрне сизми дә яшәргә мөмкин, ә безнең кебекләргә, гомер буе яратып, берегеп яшәгән җирдән китү кыенгарак туры килә шул.

Беренче вакытларда улым да, дусларын сагынып, күңелсезләнеп йөргән иде, хәзер күнекте, монда да күп дуслар тапты.

Монда да тормышым җыр белән үрелеп бара. Хабаровск өлкәсе музыка театрында эшлим, опералардан арияләр башкарам. Дөрес, Казандагы кебек татар телендә түгел, русча җырлыйбыз. Менә анысына да яңа баштан өйрәнергә туры килде. Сахалин, Камчатка утрауларындагы якын-тирә шәһәрләргә концертлар белән чыгабыз. Кайда һәм күпме русча арияләр җырлатсалар да, алар керәшен җырларын оныттыра да, алыштыра да алмый. Алар күңелгә кергән, канга сеңгән.

Без яши торган ишегалдында татарлар, башкортлар яши. Аларның үзебезчә сөйләшкәннәрен ишеткәч тә, җанга рәхәт булып китә.

Шәһәр читендә дачабыз бар, ялларны шунда үткәрәбез, бакчада мәш киләбез. Әлегә отпуск вакыты, шуңа да, озакка сузмый, туган якларга кайтып, туганнарның исәнлекләрен белешеп килергә уйлыйм. Август башында Казанда булачакмын, Алла Бирса. Кемнәр сагынган, кемнәр көтә - бер күрешеп сөйләшербез, дип уйлыйм.

Җырчы-сандугачыбызга хәерле юллар теләп, исәнлектә күрешергә язсын, дигән теләктә калабыз. Кем белә, бәлки киләсе Питрауда үзен күреп, җырларын тыңлап хозурлана да алырбыз?...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев