Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Зәкәрия" ансамбле субашлыларны таң калдырды ВИДЕО

16 декабрь көнне Теләче районы Субаш авылында Казан дәүләт консерваториясе нигезендә оешкан "Зәкәрия" коллективының матур концерт кичәсе узды.

Алты төрле милләт вәкилләрен берләштергән ансамбль Субаш авылына киң кырлы һәм бай программа әзерләп килгән иде. Әйе, концерт шәһәр кысалары буенча карасаң, бик гади үтте. Алып баручылары да танылган артистлар түгел, концерт залы да бик кечкенә. Әмма коллективның профессиональ яктан көчле булуы концертны зур дәрәҗәгә күтәрде.

Без ерак юлдан килеп җиткәндә концерт кичәсе башланып килә иде инде. Авыл клубына әле кереп тә җитмәгән - ерактан моңлы халык җырулары ишетелә. Күз алдыгызга китерегез: кышкы, салкын кич, кар ява, салмак кына халык җыры яңгырый. Ишек ачып керүгә, керәшен җыруы ишетү дә күңелләребезне күтәреп җибәрде.

"Зәкәрия" ансамбльнең җитәкчесе консерватория аспирантурасын тәмамлаган мишәр кызы Лилия Җиһаншина. "Зәкәрия"нең бүгенге составында консерватория студентлары - удмурт егете Павел Александров, керәшен кызы Татьяна Ефремова, мордва кызы Мария Стуклова, татар егете Алмаз Ахунов һәм уку йортын тәмамлаган татар кызы Адилә Батырханова да бар. "Без күпмилләтле коллектив. Тату яшибез. Дус булгач та, төрле халыкларның культурасын да күрсәтергә тырышабыз",- ди Лилия.

Чыннан да, концерт программасына төрле халыкларның иҗаты тупланган иде. Бу кичәдә тамашачы өчен удмурт, мишәр, татар, керәшен, башкорт җырулары, борынгы музыка коралларында халык көйләре яңгырады, күңелле уеннар уйнатылды.

"Сак-сок" бәете киң таралган әсәр. Аның татар, нагайбәк һәм башка халык версияләрен дә очратырга була. Удмуртларның да үз "Сак-сок" бәете бар икән. Павел Александров тамашачыны удмуртча "Сак-сок" бәете белән таныштырды, "Ваньмыз ортче" - (Бар да үтә) җырын башкарды. Башка артистлар да үз халык иҗат җимешләрен күрсәттеләр. Мария Стуклова "Луганяса келуня"- (На лугу березка) мордва җырын, Адилә Батрханова "Тәфтилләү"не, Алмаз Ахунов гармунда Арча көен башкарды.

Әлбәттә, бу күркәм коллективта үзебезнең керәшен кызын күрү дә, кичәгә тагын бер ямь өстәп торды. 2016 ел "Кряшен чибяре" титулына ия булган Татьяна Ефремова думбрада кыска көй уйнады, күп авылларга бердәм булган авыл көен башкарды. "Башкарачак җырымның кайсы авылныкы икәнен белмим. Чөнки аны Субашта да, Алан Полянда да, Казаклар Чаллысын да җырлыйлар. Ә бүген ул Субаш авылыкы"- , дип елмайды Таня. Авыл көен башлап кына җибәрүе булды, тамашачылар да барысы, дәрәү күтәреп, Таняга кушылдылар, озак тормый гармунчысы да табылды.

Коллективны җитәкләүче Лилия дә үзенең чыгышы белән сөендерде. "Үзем дә бер җыр башкарып китим әле ", - дип, уен-көлкеле Нижгар такмакларын җырлады.

Концерт күз ачып йомганчы, үтте дә китте. Күңелләр бу моңга шундый сусаган булган ки, концерт ахырына якынлашкач та, тамашачылар артистларны тиз генә җибәрмәде. Һәммәсе дә кыска көйгә берәр куплет җыр җырлап, куңелләрен тутырмыйча өйләренә таралмады.

Концерт тәмамлангач, Лилия Җиһаншина белән әңгәмә корып алдык. Ни өчен концерт белән нәкъ тә Субаш авылына килүләре һәм кичәгә карата кичерешләре турында сорадым.

"Татьяна, Павел, Мария бу җәйне Субаш авылына экспедициягә бардылар. Таня субашлыларга концерт белән кайтырбыз, дип вәгъдә биргән. Үзе безгә "Әйдәгез барып кайтыйк инде,"- дигәч, без дә каршы килмәдек. Субаш якларына юл тоттык.

Без күпмилләтле ансамбль булгач, чарада мишәр, башкорт, керәшен, татар, мордва, удмурт җырлары да яңгырады. Әлбәттә, Субаш авылына күбрәк керәшен җыруларын әзерләп килдек.

Шундый күңелле булды. Баштан, Субашка барыр алдыннан, кечкенә авыл булгач, кеше җыелыр микән, дип курыккан идек. Ә инде репертуарыбызны ничек кабул итү ягыннан бер дә курыкмадык. Чөнки, безнең концертларга, тамашаларга халык яратып йөри, китәселәре дә килми. Бүген дә биредә концерт ахырына якынлашкач та, "тагын, тагын җырлагыз" дип сорадылар. Зал белән бергә дә җырладык. Шундый рәхәт булды, хәтта аерылышасы килмәде. Җырлар һәрберебезнең күңеленнән чыгып тора, алар безне берләштерә. Без шуның белән бай, шуның белән тату",- дип җавап бирде "Зәкәрия" коллективы җитәкчесе Лилия Җиһашина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев