Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зинаида Захарованың "Рождество" бәйрәме турындагы хикәясе

Безнең халкыбызның бик матур бәйрәмнәре бар. Шуларның берсе турында сезгә дә сөйләп китәсем килә. Рождество бәйрәме ул.

Рождество, Яңа ел бәйрәме үткәч, 7 январьда башлана. Бу - кышкы каникул чоры. Каникулда без сеңлем белән авылда әбиләрдә яшибез.

...Әбием Рождество алдыннан алты атна ураза (бездә аны "пост" д ип атыйлар) тотты: сөтле, итле ризыклар ашамады. Җидесенә каршы төндә " авыз ачу боткасы" пешерде. У л ботканың тәмлелеге!.. А вызда эреп китә.

Әбием, күктә беренче йолдыз күренгәнче, ботканың бөртеген дә капмады. "Йоласы шундый, балалар",- дип аңлатты ул безгә. Коткаручыбыз Иисус Христос туганда күктә пәйда булган беренче йолдыз Вифлеем йолдызы булган икән. "Бүген шул йолдызны да искә төшерәбез", - диде ул.

Иртән тәмле ризык исе борынны кытыклап уятты. Табында ни генә юк иде! Әче камырга пешерелгән коймаклар, кабартмалар, итле шулпа, үпкә-бавыр тәбәсе, судин-тутырма, каклаган каз... Сөт ашамлыкларыннан каймак. Шулай булмыйча, бүген зур бәйрәм - коткаручыбыз Иисус Христос туган көн ич. Ул көнне әбиләргә, тау хәтле күчтәнәчләр төяп, Ак шәһәрдән әти белән әни дә кайтып төштеләр. Бик күп кунаклар да килде. Кунаклар өйгә матурдан-матур теләкләрен әйтеп керделәр:

- Бәйрәм котлы булсын!

- Ашлыклар яхшы үссен!

- Сыерыгыз сөтле булсын!

- Таналарыгыз бозауласын!

- Игезәк бозау, игезәк бәрәннәр тусын!

- Бәйрәм җырын кем җырласа, шул бик бәхетле булсын!

Күрше Анна әбигә ияреп, оныгы Катя да керде. Ул - сеңлемнең иң якын дусты, шәһәр кызы. Катя да бәйрәмнәрдә әбиләренә кунакка кайтып йөри. Алар сеңлем белән җәй буе бергә уйныйлар. Әбием әйтмешли, "серләре килешә".

Ашап эчкәч, күңел ачулар башланды. Миңа иң ошаган уен "Йөзек салу" булгандыр. Уенга дигән суны инештән өч кыз алып кайтырга тиеш икән.

- Суга барганда-кайтканда, бер-берегез белән дә, юлыгызда очраган кешеләр белән дә сөйләшмәгез. Суны иман әйтеп, су уңаена әкрен генә алыгыз. Өстен сөлге белән каплагыз, уяу булыгыз,- диде әбием кызларга.

Кызлар киенеп, шәлләрен бәйләп, кулларына чиләк, сөлге алып, инеш буена чыгып киттеләр. Суны, бөтен йолаларын үтәп, тиз арада алып та кайттылар.

- Су җылынган, әйдәгез уенны башлыйк,- диеште кунаклар.

Миңа тиен акча бирделәр.

- Чөй, балам, акчаны. Суга күн ягы белән төшсә, малтуар - исән-имин, еллар тыныч булыр,- диде әбием.

Мин акчаны чөеп җибәрдем.

- Күн ягы, - дидем мин, кычкырып.

Судан акчаны алгач, барысы да сөенештеләр. Уен төнгә кадәр дәвам итте. Йөзек салганда җырлаган җырлар миңа бик ошады. "Җырыуның җыртыгы юк, кемгә нинди җыру эләгә, гаеп итеш булмасын",- диде әбием кунакларга.

Йөзекне һәркем эченнән теләкләр әйтеп салды.

Француз яулык башта тормый,

Булавка кадамасаң.

Батыр егет янда тормый,

Елмаеп карамасаң.

Су буенда тимер капка

Ачыла да ябыла.

Төнлә йөргән егетләргә

Матур кызлар табыла.

Французский итекләрне

Ялтыратып киябез.

Урам буе гармун тартып,

Кызлар эзләп киләбез.

Җырын ятлап та калдым. Күрше егетенә шундый җыр чыккач, аның: "Быел өйләнәм икән",- дип, бик шатланганы да хәтергә сеңеп калды.

Зинаида ЗАХАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев