Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Зичә буйлары” фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

Җырчы Җәкәү йортында Зәй керәшеннәре айлыгы башланды

“Зичә буйлары” фольклор ансамбле 2019 елда район мәдәният йорты каршында үз эшен башлап җибәрә. Ул Зәй районының мәдәният хезмәткәрләреннән торган җыелма ансамбль. Ансамбльгә төрле милләт һәм дин вәкилләре булган 40 яшьтән 60 яшькәчә 10 кеше йөри. Коллективның сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин.

Ансамбль барлык район һәм республика чараларының актив катнашучысы булып тора. Тирә-як районнар һәм республика белән тыгыз элемтәдә эшли. Тырыш хезмәтләренең җимеше – төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм мактау грамоталары.

Репертуары гаять бай һәм универсаль. Алар арасында дистәләгән керәшен һәм татар халык җырлары бар. Коллектив репертуары яңа җырлар һәм фольклор композицияләр белән тулыландырыла.

“Зичә буйлары” фольклор ансамбле ел дәвамында тамашачыларны халык бәйрәмнәре, йола-гадәтләре белән таныштыра. Коллективта катнашучылар тырышлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге белән, елдан-ел тамашачы мәхәббәтен яулый, төрле смотрлар, фестивальләр һәм конкурсларда уңышлы чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев