Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзебезнең “кнопка” булачак (фоторепортаж)

Бүген Казанның Халыклар дуслыгы йортында "Праздничный круг народов Татарстана" дип аталган балалар өчен интерактив энциклопедиянең презентациясе узды.

Татарстан гына түгел, Россия өчен дә үзенчәлекле булган әлеге проектны Татарстан халыклары Ассамблеясы Республика Традицион мәдәниятне үстерү үзәге белән берлектә оештырган.

Беренче тапкыр, заманча фәнни тикшеренүләргә нигезләнеп, алты яшьтән зуррак балалар өчен Татарстанда яшәүче халыкларның календарь һәм язгы-җәйге йолалар буенча уздырылучы бәйрәмнәре (Каравон, Сабантуй, Семык, Гырон-Быдтон, Уяв, Балтай, Питрау), музыкаль һәм инструменталь мәдәнияте, декоратив сәнгате һәм этнографиясе буенча төзелгән саллы хезмәт бу. Интернет битендә урнаштырыласы әлеге проектта, "кнопка"ларга басып кына, төрле халык турында зур мәгълүмат алып булачак. Кнопканың берсе керәшеннәргә багышланган.

Проектның максаты - республикада яшәүче балаларга, аңлаешлы һәм кызыклы булган интерактив энциклопедия ярдәмендә, халык бәйрәмнәрен, шулай ук, үзенең мәдәниятенә һәм башка халык вәкилләренә хөрмәт белән карарга өйрәтү. Проектны балалар бакчаларында һәм урта мәктәпләрдә (рәсем, музыка, хореография, дини нигезләр, хезмәт, әдәбият, тарих дәресләрендә) балаларга тәрбия бирү чыганагы буларак кулланышка кертергә уйлыйлар.

Презентациягә Татарстанда эшләп килүче төрле милли-мәдәни автономия һәм оешмалардан да вәкилләр чакырулы иде. Проект турында һәрберсе үз фикерен әйтте. Кемнәрдер җитешеп җитмәгән якларына игътибар биреп, тәкъдимнәр белән чыкса, башкалар оештыручыларга рәхмәт сүзе җиткерде. Галим, фольклорчы Геннадий Макаров проектның керәшеннәргә кагылган өлешендә берничә хата китүен дә искәртте. Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусованың "икетелле булган Республикабызда мондый проектлар ике телдә оештырылса, бик яхшы булыр иде" дигән сүзләрен күпләр хуплап алды. Чыннан да, проект урыс телендә генә эшләнелгән.

Яңгыраган барлык фикерләрне тыңлаганнан соң, проектның авторы, Республика Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Зәүһәрова, милли-мәдәни оешмалар белән элемтәгә кереп, булган кимчелекләр өстендә эшләп, проектны якын арада тормышка ашыру турында әйтте. "Праздничный круг народов Татарстана" проекты 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан, Татарстанлыларга бүләк буларак, эшләп китәр дип көтелә.

Юлия Губина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев