Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзебезнең антология булырмы?

Күптән түгел редакциябездә кунакта Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Григорий Родионов, күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай премиясе иясе Рабит Батулла, күптән түгел арабыздан киткән күренекле журналист, язучы Александр Филипповның хатыны Клара Мәрдәновна һәм кызлары Эльза Александровна булып киттеләр. Очрашуның төп сәбәбе...

Клара Филиппова ире тарафыннан тупланган материалларның байлыгы, аларның күплеге турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Александр Сергеевичның булган мәгълүматларны халкы өчен җан атучы, борчылучы чын керәшен буларак туплый башлавы, тора-бара антология төзү хыялы белән дә яши башлавын искәртте.

Александр Филиппов, архив-китапханәләрдән шактый уникаль материаллар табып, булачак антологиянең зур өлешен әзерләп калдырган инде. Ләкин әлеге хезмәтне киң җәмәгатьчелеккә чыгару өчен, башкарасы эшләр дә шактый икән.

Татар антологиясенең авторы булган Гәрәй Рәхим әлеге зур хезмәтне әзерләү буенча редколлегия составына үз киңәшләрен бирде. нтология - тарихи басма, шуңа күрә, материаллар бары тик хронологик тәртиптә генә булырга тиеш. Җырчы Җәкәүдән (Яков Емельянов) башлануы бик дөрес",- дип ассызыклады ул. Узган гасырның 20-30нчы елларында Татарстанда официаль керәшен җәмгыяте булган. Шул дәвердә шактый гына китаплар да басылган. Аларның сыйфаты төрлечә булса да, һәрберсен антологиягә кертү бик мөһим булуы турында да әйтелде.

Хезмәтнең берничә бүлектән торачыгы да билгеле булды. Беренчесе бары тик керәшен иҗатына багышланган булырга тиеш. Моннан кала, керәшеннәр турында яратып, актив язган авторларны (аларга Клара Булатова, Рабит Батулла һәм башкалар керә) икенче бүлеккә тупларга, урыс телле иҗат ияләрен тагын бер аерым өлештә күрсәтергә кирәк, дигән тәкъдим ясады Гөргөри. Җәмгыятькә керәшен буларак кергән, ләкин әсәрләрендә татар темасы булган язучыларга да аерым игътибар бирергә кирәкле турында да әйтелде. "Алар күп, кайсыларын кертергә дигән сорауга үзем дә әлегә төгәл җавап таба алмыйм", - диде Григорий Васильевич. Һәрбер авторның фотосурәтләре, өлкәнрәк булганнарының художник ясаган рәсемнәре яки графикалары булса, антологиянең бик бай булачагы турында белдерде ул. Редколлегия составы урыс исемнәрен төркиләштереп барлыкка килгән үзенчәлекле һәм бик матур яңгырашлы булган керәшен исемнәренең списогын тулыландырып, әлеге зур басмага кертү турында да фикер алышты.

"Гөргөринең бер юлга салган планы бар. Шуның белән эшне башларга кирәк. Әле кемнәрдер без белмәгән яңа тәкъдимнәр белән чыгарга мөмкин. Керәшеннәргә кагылышлы бер генә мәкалә, эссе дә тикшерелмичә калмаска тиеш",- дип, антологияне дөньяга чыгаруда бар карендәшләрнең өлешләре керергә тиешлеге хакында ассызыклады Рабит Батулла.

Халкыбыз өчен мөһим булган әлеге хезмәтне гамәлгә ашыру өчен финанс мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. Редколлегия, спонсорлардан кала, дәүләттән дә ярдәм өмет итүе турында белдерде. Очрашуда катнашучылар, керәшен антологиясен һичшиксез булдыру кирәк, дигән фикер астында, җиң сызганып эшкә керешергә әзерлекләре турында әйттеләр. Әлеге саллы эшкә беребез дә битараф калмас, дигән өметтә калабыз. Үзебезнең тарихыбызны өйрәнү, бай мирасыбызны барлау нәкъ тә шуннан башлана бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев