Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзебезчә үтте

Керәшен бәйрәмнәренең югалмавына, һаман саен киңрәк җәелә баруына бик куанам мин. Кызыл даталарга бәйле бәйрәмнәр бик күп, алар ашау-эчүгә генә килеп терәлә. Ә менә безнең бәйрәмнәрнең матур эчтәлеге, зур мәгънәсе бар. Авылыбызда ел да уза торган Питрау бәйрәмен генә искә алыйк. Никадәр мәгънә салынган бит бу бәйрәмгә. Теге-бу диеп, дөнья...

Керәшен бәйрәмнәренең югалмавына, һаман саен киңрәк җәелә баруына бик куанам мин. Кызыл даталарга бәйле бәйрәмнәр бик күп, алар ашау-эчүгә генә килеп терәлә. Ә менә безнең бәйрәмнәрнең матур эчтәлеге, зур мәгънәсе бар.

Авылыбызда ел да уза торган Питрау бәйрәмен генә искә алыйк. Никадәр мәгънә салынган бит бу бәйрәмгә. Теге-бу диеп, дөнья куып йөреп, әле кирәкле үләнен дә, файдалы чәчәген дә, мунча себеркесен дә вакытында җыеп ала алмас идең. Ә монда инде җыймый хәлең юк - Питрау килеп җиткән. Ул көнне җыйган үлән кырык чиргә дәва, диләр.

Аннары, Питрау бәйрәме белән бергә, авылда бик матур яңа традицияләр дә туды. Кемнең өй туры иң каралганы, кемнең тәрәзә төбе гөлләре иң матуры, кемдә бакча гөлләре күп үсә - боларның барысын дә нәкъ менә шул бәйрәмдә яңгыраталар. Моны бит ике-өч көндә
генә эшләп булмый, җәй буена тырышып үстерергә, карарга туры килә. Авылы матур булсын дип, һәркем көч куя, дигән сүз бу. Быелгы Питрауда да җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар.

Тагын бер матур гадәтне әйтеп китәм - бизәлгән атларга төялеп, урманга менү. Хәзер мал асраучылар нык кимеде. Ат асрау да файдалы түгел. Ә менә шушындый бәйрәмнәрне атсыз күз алдына китерик әле. Кунаксыз аш үткәрү кебек килеп чыга бит. Шундый күңеллелекләр
биргәннәре өчен, ат асраучыларга рәхмәт. Вячеслав Карамзин, Виталий Анисимов, Иван Савиннар быел да атларын, арбаларын матур итеп бизәп, керәшен киемнәре кигән балаларны утыртып, авыл әйләнделәр. Аннары урманга менеп, дару үләннәре, тәкыяләр үрү өчен чәчәкләр җыеп төштеләр. Чак кына йөгертеп барганда, атларның муеннарындагы кыңгыраулар чыңы йөрәкләрне әллә нишләтте. Җырларда җырланганча әйтсәк:

Җиз кыңгырау тавышында

Үткәннең тавышлары.

Очрашулар, кавышулар,

Аерылу сагышлары,

Үткәннең сагышлары -

кыңгырау моңы шуларны яңартты.

Безнең Питрау бәйрәмендә тагын бик күңелле күренеш бар - ул да булса, төрле яшьтәге җырчылардан торган берничә ансамбльнең бер-бер артлы җырлавы. Кечкенәләрне зурраклар, аларын яшүсмерләр, үсмерләрне урта яшьтәгеләр, соңгыларын өлкәннәр алыштыра. Үзенә күрә, җыр фестивале килеп чыга. Буыннар бәйләнеше менә шунда күренә дә инде.

Мин үзем өлкәннәр төркемендә җырлыйм. Мондый бәйрәмдә аерым җырламыйча түзеп торып була димени?! Шулай итеп, яраткан җырым - "Йолдызым"ны җырлап чыктым.

Элеккеләр онытылмасын дип, клуб хезмәткәрләре "Ышкып бию" бәйгесен дә, такмак әйтеп биюне дә программага керткәннәр. "Озын толым" конкурсы да, чәчләрен кыска кисеп йөртүче кызларга, менә, озын чәчлеләр ничек матур, сез дә шундый булыгыз, чибәрлегегезне саклагыз, дип әйтәсе килүдән алынгандыр. Ничек кенә дисәң дә, халык педагогикасына башка бернинди тәрбия чарасы да җитми әле.

Киләсе ел Питрауына үзебезнең авылга чакырып калам. Алай Җөри Питрауы кебек үк зур узмаса да, үзебезгә дә, килгән кешегә дә бәйрәмебез бик ошый.


Николай ЕВГРАФОВ,
Тукай районы Мәләкәс авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев