Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзе уңган, үзе булган, ул - керәшен чибәре

Ямьле җәйләр җитү белән, күңел әллә кая омтыла, һаваларда күбәләктәй бөтерелә-бөтерелә оча. Чеметеп алучы табылмаса, хисләр дулкынында исәрләнә дә башлыйсың... Нәкъ тә шундый вакытта яшь җилкенчәкләр, халкыбызның борынгы йолаларына тугры калып, үзләренә матур кызлар да күзли инде. Быел да сайладык чибәрләрне! Кем белә, бәлки, Покрауда туйлар да ясарбыз...

Җәйнең кыл уртасы җитүгә бөтен Татарстан белән түземсезләнеп, "Кряшен чибяре"нең нәтиҗәләрен көтәбез. Моңа аптырарлык та түгел, чөнки, җиңүче кыз халкыбызның йөзе. Кайда гына, кемнәр белән генә йөрсә дә, аны "менә шундый була икән ул иң чибәр керәшен кызы", дип каршы алачаклар. Күп кенә матурлык конкурсларында кызларның тышкы матурлыгына гына игътибар итәләр. Безнекендә эчке матурлык та зур роль уйный. Катлаулы тарихыбызны, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне, йолаларны, җыру-биюләрне белү дә бик мөһим. Чөнки, кыз бала - киләчәгебезне тудыручы, ясаучы һәм бизәүче гүзәл зат.

Җиңү җиңел бирелми

Питрауда, бер елны да битараф калмый, мин дә чибәрләр конкурсын күзәтәм. Җаны-тәне белән керәшен дөньясында кайнаган талантлы кызларны күреп, бар күкрәгемне горурлык хисе биләп ала. Яшерен-батырын түгел, быелгы конкурс, узган еллар белән чагыштырганда, йомшаграк узды. Үзем дә шактый еллар элек әлеге бәйгедә чыныгу алган кыз буларак, фикерләрем белән дә уртаклашыйм әле.

Сүз дә юк, конкурс елдан-ел киң колач җәя. Таләпләре дә шактый артты, кызлар да моңа җитди карый. Үлчәүгә салып карасаң, таҗның шактый гына кыйммәтле булуыннан, аны лаеклы йөртү күпкә авыррак икәне аермачык күренә. Конкурска килүче кызлар моны аңлыйлар һәм онытмыйлардыр, дип ышанасым килә. Шуңа күрә дә, конкурсанткаларны иң элек Казанга, беренче турга чакыралар. Быел да аларга җыр-биюләр, сәхнәдә үз-үзеңне матур итеп тәкъдим итү, костюмнар буенча мастер класслар уздырдылар. Гореф-гадәтләребез, интеллектуаль тур сораулары буенча белемнәрен арттырдылар.

Болардан тыш, кызлар барлык турларга да үзләре өстәмә әзерләнергә тиеш. "Поддержка" төркеменең дә иң кирәкле вакытта, кирәкле эш белән кызларга ярдәм итүе сорала. Минемчә, "визит карточкасында" да, йола күрсәткәндә дә җыелышып чыккан көч биреп торучылар һәм куелган регламентны үтәмичә чыгыш ясаулары бер дә матур күренеш түгел. Конкурсанткалар бу ыгы-зыгы арасында югалып кала. Боларның кайсысы таҗ өчен көрәшә соң, дигән сорау туа. Иң күп дигәндә, биш кешедән торган группа, миңа калса, бик җиткән. Аннан соң, быел конкурста тел белмәү проблемасы да калкып чыкты. "Керәшеннәрдә дә тел саклау проблемасы бар икән, кызлар акцент белән сөйләшә, туган телне яхшы белмиләр"- дип, басым ясады жюри члены, "Идел" журналының баш редакторы, филология фәннәре кандидаты Радик Сабиров. Аның фикеренчә, конкурсның идеясы бик шәп. Шулай да, бераз шаянлык җитми, ди ул. Халыкның бәйге белән нык кызыксынуына да үзенең соклануын белдерде.

Бер генә җиңү дә җиңел бирелми. Киләсе елларда конкурсанткалар әлеге теләкләргә күбрәк игътибар бирсеннәр иде, диясем килә.

Чибәрләрдән-чибәр кем чибәр?

Быел конкурста барлыгы 10 кыз көч сынашты. Кызарып пешкән чияләрмени - йөзләре алсу кояштай балкый, буй-сыннары зифа. Аларны көянтә белән су ташу, визит карточкасы һәм иҗади номер, интеллектуаль тур, йола тәртипләре буенча ярыштырдылар. Узган еллардан аермалы буларак, быел конкурста икенче, өченче урыннар билгеләнмәде. Кызларны төрле номинацияләр буенча сынадылар. Шулай итеп, конкурста катнашкан һәрбер кыз үзенә генә хас "изюминкасын" күрсәтеп, "Питрау чибяре" таҗына лаек булды.

Беренче сан астында чыгыш ясаган, тыныч холыклы, сабыр, елмаюы белән үзенә тартып торучы Түбән Кама шәһәре кызы Ксения Вукловага башкаларга караганда кыенгарак туры килде. Беренче башлап җибәрүчегә таякның авыр башы төшә инде ул. Визитка өлешендә бераз йомшаграк булса да, сынатмады Ксюша. "Балдак салу җоласы"н да җиренә җиткереп күрсәтеп, "Иң сөйкемле" номинациясендә җиңүче булды.

Мамадыш районының Владимир авылы кызы Елена Кириллова визит өлешендә үзе белән матур итеп җырлап таныштырды. Авылының престол бәйрәме булган "Тройсын"дагы йолаларны сәхнәләштергәндә әллә нинди "оригинальлек" күренмәсә дә, моңлы көйләр сузды. Шулай итеп, кыз "Иң яхшы җыручы" исеменә лаек булды.

Лаеш районы кызы Анастасия Исаева, кечкенә булса да, төш кенә. Визитка өлешендә үзенә ярдәмгә 79 яшьлек әбисен алып чыкты. Татарча авыррак сөйләшкәнгәме, интеллектуаль биремнәрдә кыенрак туры килде Настяга. "Аграфена купальница" бәйрәмендә теләк әйтүне күрсәткәндә, әбисе белән халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүе турында да әйтеп узды. Өстендәге күлмәге дә әбисе сандыгыннан икән. Настя "Иң яхшы костюм" номинациясендә җиңүче дип табылды.

Дүртенче сан астында чыгыш ясаган Алабуга шәһәре кызы Екатерина Максимова беренче турдан ук оригиналь чыгышы, сәхнәдә тыпырдап торуы, чаялыгы белән күпләрне үзенә җәлеп итте. "Туй алдыннан түшәк сату йоласын" да, "поддержка" белән берлектә артистларча башкарды, "Чәчәкле тур" сорауларына да матур, тулы җаваплар бирде. Катя инде мәктәптән үк керәшен тамгалары белән кызыксына икән. Аңа "Иң яхшы рәссам" исеме бирелде. Катяның үзе бизәгән чиләге, көянтәсе дә иң матуры дип табылды.

Балык Бистәсе данын яклаган Ирина Суескина сәхнәдә биегәндә күбәләктәй очып кына йөрде. Кызның акробатика белән шөгыльләнгәне әллә каян күренә. Интеллектуаль турда бераз югалып калса да, "Май чабу" йоласын такмаклый-такмаклый күрсәтте. Шулай итеп, Ирина "Иң җор телле" номинациясендә җиңү яулады.

Алтынчы сан астында чыгыш ясаган Олеся Дмитриева да Балык Бистәсеннән иде. Беренче турда бераз каушап, әйтәсе сүзләрен онытып җибәрсә дә, халыкчан һәм җиңел итеп биюе белән жюрине әсир итте. "Килен киендерү" йоласын да искиткеч матур итеп башкарды. Сорауларга да тулы җавап бирергә тырышты. Олеся "Иң яхшы биюче" исемен алды.

Питрәч районы кызы Марина Мухина газетабыз сайтында оештырылган онлайн-бәйгедә җиңү яулады. Дөресрәге, бу нәтиҗә кемнәргәдер ошап та бетмәде. Ник дигәндә, алдан кисәтү ясалган булса да, өч конкурсантка ялган тавышлар белән беренчеләр рәтенә чыкты. Үз чиратыбызда, әлеге гаделсезлеккә урын бирмичә, без җиңүче дип бәйгедә гадел катнашып, иң күп тавыш җыйган Маринаны атадык. Ярышта да сынатмады чибәркәй. Ләкин озаккарак сузылган "Кыз бирү" йоласы регламент кысаларына сыешып бетә алмады. Шуны искәртергә кирәк, положение буенча бирелгән вакытны, Марина гына түгел, күп конкурсантка үтәмәде. Марина "Иң элегант" номинациясендә җиңүче булды.

Мамадыш районының Дүсмәт авылы кызы Алиса Исакованың әлеге конкурста икенче тапкыр катнашуы. Былтыр ул бераз каушабрак калган булса, быел исә бер генә чыгышына да тел-теш тидерерлек булмады. Матур һәм тыйнак кызның моңлы тавышы һәм салмак кына басып биюе күпләрне сокландырды. Алиса, башка конкурсанткалардан аермалы буларак, әле бер дә күрсәтелмәгән "Көчле яшенле яңгырлар килгәндә үтәлә торган йола"ны иманнар укып, чын күңелдән башкарды. "Чәчәкле тур"да дөрес җаваплары белән куандырды. Кыз "Керәшен тарихын иң яхшы белүче" исемен алды.

Тугызынчы булып чыгыш ясаучы Олеся Маркова Башкортостан республикасының Бакалы районы кызы. Быел тугызынчы классны гына тәмамлаган булса да, кызның керәшен дөньясында кайнап яшәве сизелә - "Сандугач" ансамбленә йөри икән. Визитка өлешен дә, "Солдат озату" күренешен дә "Сөнәкәй" ансамбле ярдәме белән башкарды. Олеся "Йолаларны иң яхшы белүче" номинациясендә бүләкләнде.

Мамадышлыларның быел бәйгегә нык әзерләнүенә дәлил итеп Эльвина Степанованың чыгышын да атарга була. Кыз сәхнәдә үзен иркен тотты. "Поддержка" төркеме дә яхшы әзерләнгән - җырлап та, биеп тә күрсәттеләр, "Йөзек салу" йоласын да тормышчан итеп башкардылар. Эльвина, сорауларга да җитез генә җаваплар табып, "Иң тапкыр" исеменә лаек булды.

Чибәрләрнең чибәре дип танылган Екатерина Максимовага "Кряшен чибяре - 2017" титулын тапшырып, саф көмештән эшләнгән күчмә коронаны Республика керәшен иҗтимагый оешмасының җитәкчесе, "Ак Барс" Холдинг" компаниясенең генераль директоры Иван Егоров киертте. Аны узган елгы "Кряшен чибяре" - Татьяна Ефремова тапшырды. Татьянаның башындагы күчмә коронаны икенчесенә алыштырдылар. Ул, истәлек буларак, аңа гомерлеккә калачак.

"Халкым йөзенә тап төшермәм"

Бәйгедән соң, "Кряшен чибяре" белән әңгәмә корып алдым. Екатерина менә ниләр сөйли:

"Бу исемгә мин балачактан ук, кечкенә адымнар белән килдем. Мәктәптә укыгында "керәшен конференцияләрендә" катнашу салмак кына "Айбагыр" лагеренда вожатый булуга юл ачты, аннан соң "Бәрмәнчек"кә администратор булып эшләргә алып килде... 2010 елда әлеге конкурста катнашып, икенче урын яулаган идем. Ул вакытта кичергән шатлык хисләрем әле дә хәтеремдә. Инде бүтән катнашмам, дисәм дә, халкыбыз өчен янып-көеп йөрүемне күргән, белгән туганнарым һәм дусларым мине кабат үземне сынап карарга күндерделәр. "Керәшенлегең тулып ташып тора - сиңа моны дәлилләүче титул кирәк" диделәр. Шулай итеп, мин быел конкурска җиңү артыннан килдем. Конкурс таләпләре нык кына үзгәргән, күп көч куярга туры килде. Сәхнәгә мәктәп елларыннан бирле чыкканым юк иде инде. Шуңа күрә конкурсның беренче минутларыннан алып, соңгы секундларына кадәр бик дулкынландым. Көндәшләрем дә яхшы әзерләнгән бит! Берничә ел минем кул астында "Айбагыр" лагеренда тәрбияләнгән Алиса Исакованың чыгышына карап сокландым, горурландым. Ул да "Кряшен чибяре" исеменә бик лаеклы иде. Киләчәктә әлеге титул, һичшиксез, аныкы булыр, дим.

Мин хәзер магистратурада укыйм, диссертация язам. Хыялым - керәшен орнаментларын кулланып, этник киемнәр коллекциясен чыгару. Бу эшләрнең язма проектлары бар инде. Алла бирса, нәтиҗәсен дә күрерсез.

Әлеге дәрәҗәле титулның акчасына кызыгып бармадым. Былтыр кызларга көмеш беләзекләр бүләк иттеләр, бик ошаткан идем, шуны аласым килә. Калганына, бәлки, борынгы дизайн белән алкалар ясатырмын. "Кряшен чибяре" исеменең никадәр җаваплы һәм дәрәҗәле икәнен бик яхшы аңлыйм. Халкым йөзенә там төшермәм."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев