Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйле Геннадий Захаровка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелде

Казанда узган Татарстан республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация катнашты.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткән утырышта Зәй районының тырыш авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә дә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелде.

Киңәшмә ахырында республика җитәкчесе бер төркем агросәнәгать хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында “Зәй” агрофирмасының “Дүрт-Мунча” товарлыклы-сөтчелек комплексы мөдире Геннадий Захаров та бар.

Аңа авыл хуҗалыгы тармагындагы нәтиҗәле хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде. Мәртәбәле бүләкне Геннадий Захаровка Рөстәм Миңнеханов тантаналы төстә тапшырды.

Геннадий Васильевич районыбызның Александр Бистәсе авылында яши.

Аның терлекчелек тармагында хезмәт стажы – 35 ел. Мамадыш районы егете Казан ветеринария институтын тәмамлагач, армия хезмәтен тутырып кайта да Зәй районына эшкә килә. Шул чордан алып ул районыбызның терлекчелек өлкәсендә төрле җаваплы хезмәтләр башкара.

- Мин – авыл баласы буларак, мал, терлек арасында үскән егет, шуңа да мәктәпне тәмамлагач, ветеринария табибы белгечлеге алу нияте көчле булды. Хезмәт юлымда шушы сайлаган һөнәремә тугры калып, эшемне яратып башкардым һәм башкарам, - ди ул тыйнак кына.

Геннадий Захаровның хезмәте моңа кадәр дә югары бәяләнеп килде. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатына ия, шулай ук башка күп бүләкләргә лаек булган мөхтәрәм зат.

Энҗе Әгъләмова, Зәй офыклары
Автор фотосы, фото ТР Рәисе рәсми сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев