Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үз юлын үзе сала

Юллар, юллар... Адәм баласын кая гына илтмиләр дә, кайда гына йөртмиләр. Бүгенге машиналар чиксез күп заманда юлларның төзек, җайлы булуы аеруча мөһим. Ерак эшлекле сәфәрме ул, әллә инде матур сәяхәтме - барысыннан да якыннарыбызның исән-сау әйләнеп кайтуларын зарыгып көтәбез.

Юллар, гомумән, Россиядә бүген дә четерекле мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Республикабызда иң зур юлларның берсе булган М7 трассасын да, челлә җәйдә дә, карлы-бозлы кышта да туктатмый, инде ничә еллар буе төзиләр. Бер зарланабыз, бер сөенәбез, дигәндәй. Сүз дә юк, территориябез дә зур, эше дә нык катлаулы һәм зур көч таләп итә торганнардан шул.

15 октябрьдә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шушы уңайдан, газета укучыларыбызны араларны такыр, туры юллар белән тәэмин итеп, кешелек дөньясы өчен әйтеп бетергесез зур эш башкаручы яшь специалистларның берсе, керәшен җәмгыятенең "Бәрәкәт" бүлеге активисты Алексей Кибяков белән таныштырам. Ул "Татдорстрой" төзелеш компаниясендә мастер булып эшли. Бүгенге көндә Саранск шәһәрендә командировкада - 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатына төзелә торган стадионда асфальт юл салалар.

"Минем вазыйфаларыма юлларга, автомобильләр кую урыннарына асфальт-бетон җәю эшләрен оештыру һәм башкару керә. Иң башта эш проектын өйрәнәбез - башкарасы эш күләме, юл төзү техникаларына, эшче кулларга ихтияҗ билгеләнә, шунда ук җитәрлек асфальт-бетон катнашмасының күләме дә чутлана. Объектта асфальт түшәр алдыннан булачак юлның нигезен әзерләү - бурычларымның берсе. Юлның урнында торышын билгеләү - геодезик эшләр башкарыла. Техникаларның һәм эшчеләрнең дөрес торышы, төзелештә катнашучы һәркемнең эш технологиясен һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү-үтәмәвен дә контрольдә тотам", - дип сөйли Алексей.

Ни өчен әлеге һөнәрне сайлавы турында сүз чыккач, юллар буенча сәяхәт итүне яратуын әйтә ул. "Үзем руль артында йөргәндә, юлларның килгән якларын да, җитешсезлекләрен дә күреп, җентекләп тикшереп узам. Шуңа да юллар салу минем өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч", - ди яшь специалист.

Леша 2015 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының бакалавриатын тәмамлап, шушы практика узган предприятиесенә эшкә урнаша, параллель рәвештә магистратурага укырга керә. "Уку белән эшне бергә алып бару җиңел булмады. Хәзер, Аллага шөкер, магистр дәрәҗәсен дә яклап, ныклап эшкә керештем", - ди ул. Юл салуны йорт төзү белән чыгыштырып, катлаулыгы ягыннан бер дә ким түгел, дип саный. Барысы да нигезеннән башлана. Нигезе нык булса, калган җире дә яхшы. "Асфальт җәйгәнче, җир эшләре башкарыла. Кирәгенчә казыйлар, ныклап түшиләр, проектка карап, ком, чуерташ, бетон кебек төрле катламнар салынып, тыгызлыйлар. Шуннан соң гына асфальтка чират җитә. Юлларның ныклыгы hәм чыдамлыгы hәр этаптагы эшнең сыйфатыннан тора", - дип аңлата Алексей.

Халык телендә, Россиядә ике проблеманың берсе - юллар, дигән гыйбарә бар. Син моңа ничек карыйсың, дип сорыйм. "Зур, киң, иркен бит безнең ил. Бүтәннәр белән чагыштырганда, саласы юллар да озынрак, һава торышына карап, технологияләре дә катлаулырак. Яхшы, чыдам юлларга ихтыяҗлык әле берничә дистә еллар беренче урында булачак. Шуның өчен дә, юлчылар иписез калмас. Ә безгә эшләргә дә, эшләргә",- дип җаваплады ул.

Яшь, максатчан специалистка, һөнәри бәйрәме уңаеннан, яңа үрләргә менгәндә туры, сикәлтәсез юллар, бетмәс-төкәнмәс көч теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев