Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үз эшенең остасы

27 май - Россиядә китапханәчеләр көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан, редакциябезгә Түбән Кама шәһәренең 30 нчы номерлы китапханәсеннән хат килеп төште.

Анда сүз китапханәче Ольга Афонова турында бара. Белеме буенча режиссер, мәдәният институтын тәмамлап, күп эзләнүләрдән соң, китапханәдә үз урынын тапкан талантлы хезмәткәр, диелә аның хакында. "Китапханәдә үземне таптым",- ди ул. Моңа өстәп, Ольга кул эшләре остасы да икән. Яраткан хезмәтенә багышлап язган шигырен газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Мин - китапханәче

Ольга Афонова

Китапханәгә эшләргә

Зур теләк белән килдем.

Тылсымлы ачышларның

Мине көткәнен белдем.

Сихри китап дөньясына

Беренче көннән чумдым.

Бинабыз да сокланырлык,

Коллективтан да уңдым.

"Кол Гали"дә бер булганнар,

Кабат килә әйләнеп.

Калган гомерләре уза,

Китапларга бәйләнеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X