Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Үз эшемне яратам”

Якты өмет белән киләчәккә Туры юллар ярып үтәсең. Укытучы, белем орлыкларын Бала күңеленә сибәсең. Автор. Укытучы - якты маяк, балаларга белем нуры иңдерүче, туры юлдан әйдәп баручы да ул. "Укытучы булып туарга кирәк", - ди халык. Чыннан да, бу сүзләрдә хаклык бар. Аңа күпме сабырлык, түземлек, җыйнаклык һәм тагын шундый...

Якты өмет белән киләчәккә
Туры юллар ярып үтәсең.
Укытучы, белем орлыкларын
Бала күңеленә сибәсең.
Автор.
Укытучы - якты маяк, балаларга белем нуры иңдерүче, туры юлдан әйдәп баручы да ул. "Укытучы булып туарга кирәк", - ди халык. Чыннан да, бу сүзләрдә хаклык бар. Аңа күпме сабырлык, түземлек, җыйнаклык һәм тагын шундый бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомер буе аларга үрнәк булу, алар белән дөрес аралашу - бу һөнәр кешесеннән күп көч таләп итә. Бертуктаусыз эзләнү, осталыкны, белемне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле.
Үзенең бөтен гомерен укыту эшенә, мәктәпкә, балаларга багышлаган кешеләрнең берсе - Анна Ивановна Никитина (кыз фамилиясе Саликеева). Ул Казанда Нагорный бистәсенең 124 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Анна Ивановна үзенең һөнәренә туры булып, инде 34 ел балаларга ана теле һәм әдәбиятыннан төпле белем бирә. Йомшак, матур тавышы, кешеләр белән елмаеп кына сөйләшүе, ягымлы карашы, һәрвакыт акыллы киңәшләр бирүе белән ул балаларда тормышны, кешеләрне ярату, җәмгыятькә файдалы шәхес булып үсү теләге уята.
Анна Ивановна 1-11 класс укучыларына татар теленнән дәресләр бирә. Татар классларында укыту белән бергә рус телле балаларны да татарча укырга, язарга, сөйләшергә өйрәтә ул. Кабинеты бай, укыту өчен бөтен кирәкле дидактик материаллар, техник чаралар, күрсәтмә әсбаплары бар. Үткән елларда ул балаларга татар теленнән түгәрәкләр үткәргән. Югары класс укучылары белән театр постановкалары оештырган вакытларны сагынып искә ала Анна Ивановна. Хәзерге балалар телне начар белгәнгә, постановкалар куймыйлар, күптөрле түгәрәкләргә, репетиторларга йөриләр, шуңа да, вакытлары да бик калмый икән.
Анна Ивановна тумышы белән Питрәч районы Кәвәл авылыннан. Кечкенәдән үк эшкә өйрәтеп, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләп үстергәннәре өчен әти-әнисенә чиксез рәхмәтле ул. Балачактан ук укытучы һөнәренә гашыйк була, мәктәпне тәмамлагач, хыялын чынга ашыра: Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.
Үз эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкара ул. Гомерен мәгарифкә багышлаган кеше буларак, Анна Ивановна дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырыша. "Мәгариф" журналында контроль эшләр текстларын яктырткан язмаларын, үзенең дәрес эшләнмәләрен бастыра, 2011 елда "Укыту һәм тәрбия барышында Әмирхан Еники әсәрләренең тәрбияви көче" исемле методик кулланмасы басыла. Эше күп булса да, туктаусыз һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшли, илебездә барган хәлләр, яңалыклар белән танышып тора.
Анна Никитина балаларга күңел җылысын кызганмый, аларны һәрчак аңларга тырыша. "Төрле характердагы балалар бар, алар белән аерым эшләргә кирәк. Тәрбиягә авыр бирелүчән балаларны да игътибардан читтә калдырмаска тырышам. Сәләтле балалар белән аерым эшлибез. Укучыларга бала дип түгел, ә кеше буларак карарга, аларны шәхес итеп әзерләргә кирәк. Укытучы һөнәре җиңел булмаса да, үз эшемне бик яратам", - ди Анна Ивановна.
Ул республика күләмендә ачык дәресләр бирә, сыйныфтан тыш чаралар да үткәрә. Укучыларны тарихи, истәлекле урыннарга, төрле музейларга, концертларга, театрларга алып бара, язучылар, сәнгать ияләре белән күңелле очрашулар үткәрә. Анна Никитина укучыларын әдәбиятны, сәнгатьне яратырга өйрәтә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Ул татар теленең бүгенге хәле, тиздән мәктәпләрдә ана теленең кыскартылуы өчен тирән борчыла. "Балалар телне начар беләләр. Укучыларга аны мәктәптә генә өйрәтеп бетереп булмый, өйдә әти-әниләр дә алар белән ана телендә сөйләшергә тиеш. Шул очракта гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була", - ди ул. Балаларга өйгә эшне әз бирергә кушалар, ә дәрестә барысына да өлгереп бетеп булмый икән. Педагогик сәләте аңа авырлыкларны җиңеп чыгарга булыша.
Аның укучыларының күбесе укытучы һөнәрен сайлый, башкалабызның төрле уку йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчасында эшли. Ә бер укучысының Америкада журналист булып эшләве - аның өчен горурлык та, сөенеч тә. Педагог алар белән элемтәдә тора, үзенең кирәкле киңәшләрен бирә.
Белем бирү өлкәсендәге тырыш хезмәте өчен Анна Ивановна район, шәһәр мәгариф бүлекләре, Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Узган ел республика күләмендә уздырылган "Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе" конкурсында катнашып, сертификат ала. Ул - хезмәт ветераны, "Мәгарифне үстерүдәге хезмәтләре өчен" билгесе иясе.
Тормыш кайгы-хәсрәтсез, җиңел генә бармый шул. Яратып өйләнешкән ире Иван фаҗигале төстә дөнья куя. Анна Ивановна ике кечкенә кызы белән ялгыз кала. Язмыш аны инде икенче Иван белән кавыштыра. Ике семьядан биш балага - инде Иванның ялгызы тәрбияләүче өч баласына да әни булырга туры килә аңа. Әлеге балаларны туплап, дус-тату, уртак гаиләдә бердәм итеп яшәтү өчен аңа педагоглык сәләте ярдәм итми калмагандыр. Матур гына яшәп ятканда, 2007 елда кайгы җиле Анна Ивановнаның ишеген икенче тапкыр шакый. Иңне-иңгә куеп гомер иткән ире, инде 5 бала белән ялгызын калдырып, авырып үлеп китә. Шулай да, язмыш сынауларына бирешми, сынмый, сыгылмый, авырлыкларны җиңәргә көч таба ул.
Аның кызлары Алена белән Настя мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, югары белем алып, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Лариса, Александр, Алиса да, урта һәм югары белемгә ия булып, үзләренең яраткан урыннарында хезмәт куялар. Биш баласының да үз тормышы. Бүгенге көндә зур сөенече - сигез оныгы. Инде балаларына оныкларын тәрбияләшергә булыша.
Лаеклы ялда булса да, яраткан эшен ташламый ул. Шау-гөр килеп торган мәктәптән, кызыксынучан укучылардан, коллективтан аерыласы килми аның. Ходай исәнлек-саулыгын биреп, киләчәктә дә балаларга белем нуры сибеп, тагын да шулай эшләргә язсын иде аңа. Укучылары кимемәс, татар теле яшәр, дигән өметтә калыйк.
Нина ВАРАКСИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев