Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йөзәр сулары тирән булсын

28 октябрь көнне Алабуга мәдәният йортында "Ак каз" керәшен халык фольклор ансамбле 30 еллык юбилеен зур концерт белән уздырды. Чара "Бер күрешү өчен килдек без" дигән исем астында гөрләде. Бәйрәмгә тирә-як район-шәһәрләрдән керәшен җәмгыятьләре, фольклор коллективлар, кунаклар чакырылган иде. Юбилярларны котлап, Казан шәһәреннән республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә килде.

Концерт программасы "Ак каз"ларның "Җиләкле Питрау" йоласы күренеше белән башланып китте. Бәйрәм Түбән Кама, Яр Чаллы, Мамадыш һәм Менделеевск шәһәрләреннән, шулай ук, Удмуртия республикасының Грахов районыннан килгән керәшен җәмгыятьләренең котлау сүзләре һәм кунак фольклор ансамбльләрнең матур чыгышлары белән үрелеп барды.

"Ак каз" халкыбызның үзенчәлекле культурасын өйрәнеп, башкаларга күрсәтә. Шуның белән дә коллектив Татарстанда гына түгел, күрше төбәкләрдә дә зур танылу алды. Мин "Ак каз" ансамбле белән бик тә горурланам",- дип сөйләде Алабуга мәдәният йорты директоры Елена Морозова. - Ансамбльнең һәрбер солисты кабатланмас тавышлары, моңнары белән аерылып тора". Җитәкче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзешчән композитор, музыкант, остаз Владимир Мироваевка зур рәхмәт белдереп, Мактау кәгазьләре тапшырды. Алабуга шәһәренең мәдәни тормышында актив катнашуы, керәшен милли мәдәниятен үстерүдә зур өлеш кертүе өчен "Ак каз" ансамбле һәм аның солистлары Альмира Әхмәдуллина, Галина Кулакова, Мәүлия Танаева, Лидия Максимова район муниципаль районы башлыгының Мактау гармоталары белән бүләкләнделәр. Алабуга районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге Мактау грамоталарына Римма Золотухина, Олег Максимов, Елизавета Садриева, Светлана Степанова, Валентина Брагиналар лаек булды. Алабуга мәдәният йорты Мактау грамоталары белән Илья Максимов, Виктор Селиверстов, Андрей Терентьевларны зурладылар.

Юбилейга Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Тамара Баһаветдинова белән берлектә активистлар - Эльмира Гильмутдинова, танылган шагыйрь Никифор Тукмачев һәм журналист Виктор Шадрин да килгән. "Борынгы Алабуга каласында яшәүче карендәшләргә яп-яшь Түбән Камада яшәүче керәшеннәрдән ялкынлы, кайнар сәлам", дип башлады сүзен Виктор Борисович. - Электән үк бергә аралашабыз, бер-беребезгә терәк булып яшибез. "Ак каз"ны ел саен Кушай авылыбызда көтеп алабыз". Никифор Тукмачев Алабуга шәһәренең үзенә бик якын булуын әйтте. "Биредә мин медицина училищесын тәмамладым, русча сөйләшергә өйрәндем. Беренче шигырьләрем дә нәкъ тә шушында язылды", дип, мөлдерәмә күзләре белән "Мин керәшен" дип исемләнгән иҗат җимешен укыды.

Удмуртия республикасының Грахов районыннан Юрий Данилов белән Михаил Кулаков та бәйрәмнең кунаклары булдылар. "Без дә төбәгебездә керәшен хәрәкәте оештырып җибәрдек. Ешрак килегез, безне дә үзегез кебек "булдырырга" өйрәтегез",- дип, "Ак каз" ансамблен кунакка чакырдылар.

"Ут күршеләр, дуслар, кан-карендәшләр буларак та, бүгенге бәйрәмгә килми булдыра алмадык. Аларның уңышлары өчен бик сөенәбез",- дип, котлады Яр Чаллы керәшен милли мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов. "Карендәшләр", "Бәләкәй дәдәйләр" ансамбльләренең чыгышлары юбилей кичәсенә тагы да ямь һәм дәрт өстәп җибәрде.

Галим, фольклорчы Геннадий Макаров "Ак каз"ның бай репертуары һәм республика мәдәниятендә лаеклы урыны бар, дип билгеләп үтте. "Бүгенге көндә ансамбльнең иҗади яктан күтәрелгән, матур һәм үзенчәлекле сәхнә әсәрләре белән безне сөендереп торган мәле. Ансамбльнең "ата казы" ролендә Владимир Алексеевич булса, бәбкәләрен туплап, саклап торучы "ана каз" - Нина Сәлимуллина (Елизарова). Алдагы көндә дә аларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телим". Геннадий Михайлович ансамбльгә, республика керәшен иҗтимагый оешмасы исеменнән, истәлекле бүләк, коллективның җитәкчесе Владимир Мироваевка, художество җитәкчесе Нина Сәлимуллинага, активистлар Андрей Терентьев һәм Олег Сушковларга оешманың Рәхмәт хатларын да тапшырды.

Менделеев районы керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова да "Ак каз" ансамбле белән тыгыз элемтәдә торулары, бер-берсенә кунакка йөрешеп яшәүләре турында искәртеп узды. "Белгән, өйрәнгән мәдәни мирасларыгызны яшь буынга да өйрәтегез. Безнең төп бурыч нәкъ тә шул бит",- дип сәхнәдән чыгыш ясады ул. Юбилярларны котлап, Менделеев шәһәрендә күптән түгел генә оешкан "Туганайлар" ансамбле тамашачыларга беренче иҗат җимешләрен бүләк итте.

"Ак каз" ансамбле Алабуга Мәдәният һәм сәнгать колледжы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Моны белем учагының җитәкчесе Альфира Акберова билгеләп узды. "Ансамбль безнең студентлар өчен үрнәк булып тора. Без аларга сокланабыз, барлык бәйрәмнәрдә бергә эшлибез",- дип, котлау сүзләре җиткерде ул.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе Николай Мельников "Ак каз" ансамбле коллективына бүләкләр тапшырды. Алабуга шәһәрендә керәшен культурасын үстерүдә зур көч куйган һәм оештырылучы чараларны тормышка ашыруда ярдәм итүче спонсорларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Алабугада керәшен хәрәкәтенә битараф булмаучыларның шактый икәнен күрү күңелле күренеш булды. Киләчәктә дә төбәкнең керәшен оешмасына ярдәм итеп торучыларга җиңел булмаган җәмәгать эшләрендә дә, халкыбызның мирасын саклап калуда да зур уңышлар юлдаш булсын.

"Ак каз" ансамбленең керәшен мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше әйтеп бетергесез зур. Киләчәктә дә "казларның" йөзәр сулары тирән, тыныч һәм чиста булсын. Ирешкән уңышлары киләчәк буынга якты маяк булып хезмәт итсен.

Бәйрәмнән фоторепортаж карагыз:

"Ак каз" 30 яшьлек юбилеен гөрләтте ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев