Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлымны яктыртучы йолдыз

Балачакта барыбыз да шук, тынгысыз булабыз. Һәрберебезнең дөньяны күрәсе, әйләндереп алып тикшерәсе килә. Кайчак әти-әниләрне тыңламыйча, үзеңчә эшләп йөрүләр дә булгалый. Әти-әнине тыңлыйсы да бит, тик археологлар тарихи истәлекләрне казып алгандагы кебек, кызыксыну, дөньяны тану хисе бар нәрсәдән дә көчлерәк булып чыга. Бу вакытларда әти-әнигә зур түземлек кенә телисе кала.

Үземнең дә балачагым бик күңелле үтте. Янымда һәрчак минем белән бергә тәртип бозучы - союзнигым апам Наташа, килеп чыккан хәлләрдән коткаручы әти-әнием, әбием, абыем булдылар.

Без түтием Наташа белән бергә үстек. Ярый торган эшме, ярамыймы - бергә башкара идек. Шулай бер вакыт, җәйнең матур көнендә, эсселектән тәмам шашып, ерак бармыйча гына, Наташа белән бакчадагы зур бочкада су коенырга уйладык. Бакчага чыга башласак, әти белән әни, безне шул бочка янына җибәрмәс өчен төрле хикмәтләр уйлап чыгаралар иде. Йә анда зур кысла, йә олы балык яши. Шулай бочкага кереп утырып, бераз коенгач, әти белән әнинең әйткән сүзләре искә төшеп китте. Бакчадагы бал кортлары, әллә безнең тавыштан, әллә аларга таба чәчрәгән судан, яныбызга өере белән килеп җиттеләр дә, безне камап алдылар. Хәзер нишләргә? Ярдәмгә чакырып булмый, әкрен генә, бал кортларының тынганын көтеп, эчтә посып утырасы гына кала. Без утыра бирәбез, бал кортлары да безне саклауларын дәвам итә. Ярдәм көтеп утыра торгач, бу күренешне күреп, бакчага әни йөгереп кергән. Озак та үтми, без инде түти белән өстәл арасында чәй эчеп, әнинең булган хәлгә карата әйтер сүзләрен көтеп утыра идек. Менә шундый кызыклы да, куркыта да торган балачак маҗарасы. Хәзерге вакытта кызык вакыйга итеп искә алсак та, ул вакытта бер дә көләсе килмәгәндер шул. Без ниләр генә кыланмадык та, нинди генә авыр хәлләрдән коткармады безне әни.

Балалары өчен генә түгел, барлык авыл халкының сәламәтлеге өчен җаваплы минем әнием. Әниемнең исеме Лидия Николаевна Новикова. Ул Балык Бистәсе районы Казаклар-Чаллысы авылының медпунктында егерме биш ел буе фельдшер булып эшли. Авыл фельдшеры булу бик җаваплы эш. Сиңа берничә пациент кына түгел, авылның барлык кешесе дә үз гомерен ышанып тапшыра. Кичме, иртәме, эш көнеме, ял көнеме - шәхси сәламәтлегең, арганлыгың турында онытып, халыкның сәламәтлеге сагында торырга мәҗбүрсең. Син әле иртән уянып кына киләсең, ә әниең инде берничә "вызовка" барып, кешеләрнең гомерләрен саклап калган. Ә йөзендә бернинди арганлык шәүләсе дә күренми, һәр чактагыча елмаеп каршы ала.

Авылның шәфкать туташы эшеннән башка, минем әнием әтием Сергей Новиков җитәкчелегендәге "Нур" фольклор ансамбленә дә йөри. Коллектив составында төрле район, шәһәр фестивальләрендә чыгыш ясый.

Барыннан да элек, минем әнием оста хуҗабикә, өч бала анасы, яраткан тормыш иптәше, уңган килен. Күңел төшкәндә юатучыбыз, таянычыбыз, безнең иң якын кешебез. Кечкенә вакытта егылган саен әниебезгә йөгерсәк, хәзер дә аның белән барлык проблемаларыбызны уртаклашабыз. Әнигә сөйләсәң, ничектер җиңеләеп китәсең, бөтен борчулар юкка чыккан кебек була. Әни безнең өчен һәрчак чын дус була белде. Авыр вакытта юатты, экзаменнар вакытында безнең өчен шәм куеп, иманнарын укып торды.

Быел 6 январь көнне минем кадерле әнием 50 яшьлек юбилеен каршы ала. Әни, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы телибез. Һәр көннең кадерен белеп, тормыш кыенлыкларына бирешмичә, бергәләп, бәхетле яшәргә язсын!

Кызың Милена НОВИКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев