Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Багражда иң беренче мәртәбә сайлаучыларга бүләкләр бирелде

Зәй районы Югары Баграж мәдәният йортында урнашкан 1457нче сайлау участогына иртәдән үк халык агыла. Биредә 139 сайлаучы теркәлгән. Халык бик теләп тавышын бирә, алар бар да күтәренке кәеф белән сайлау участогына килә, үз фикерен белдерә

Әлеге сайлау участогында 3 яшь тавыш бирүче теркәлгән. Ольга Тугашева, Наталья Лысманова, Лариса Коронова сайлауда беренче тапкыр катнашалар. Аларга  истәлекле бүләкләр дә әзерләнгән.

Әлмәт  медицина колледжында белем алучы Наталья  бу көнне бик озак көттем, минем дә кулыма паспорт алып, әти-әнием кебек сайлауга киләсем  килгән иде. Әлеге вакыйга күңелемдә калачак, ди.

-Бездә халык бик актив. Киләләр, сайлыйлар, бер-берсе белән күрешәләр, хәл-әхвәлләрен белешәләр. Иртәнге сәгать 9га инде 35 кеше сайлаулрга килеп, үз тавышын бирде. Бүгенге көн бәйрәмне хәтерләтә, - ди комиссия рәисе Гөлия Бутакова.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев