Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Баграж белән Сәвәләйдә “Җырлый туган авылым” дигән фестиваль узган - фото

24 ноябрьдә Зәй районының Югары Баграж мәдәният йортында “Җырлый туган авылым” исемле отчет-сайлау кичәсе узган. Шундый ук чара Сәвәләйдә дә оештырылган. Бу хакта безгә Баграждан махсус хәбәрчебез Михаил Тукранов һәм Сәвәләй мәдәният йорты художество җитәкчесе Ләйлә Сабаева яздылар.

Авыл халкы катнашында узган әлеге кичә, районда узачак фестиваль-конкурска сайлап алу тарафыннан оештырылган. Шуңа күрә кичә барышын, залда район үзәгеннән килгән махсус комиссия бәяләп утырган. Югары Багражлар үз осталыкларын күрсәттеләр, аларга ярдәмгә читтә яшәүче авылдашлар да кайткан.

Әйттем мин сезгә, гармуннарыгызны күтәреп авылга кайтыгыз диеп. Авылдашларыбызга да булыша идегез, рәхәтләнеп ял да итә идегез, үзегезнең осталыкларыгызны да күрсәтә идегез. Үзем бер дә үкенмим, ял да иттем, рәхәтләнеп фотога да төшердем. Авылдашларның шулай җыелышып, милли керәшен киемнәрендә йөрүләрен кайчан күрер идем әле”- дип яза Вконтакте челтәрендә Михаил Тукранов.

 Кичәне Югары Баграж “Туганайлар” фольклор коллективы ачып җибәргән, Алар, онытылып барган керәшен туй йолаларын искә төшереп, килен кертү, кара-каршы җырлауларны театральләштереп күрсәткәннәр. Бу хакта тулы итеп  Михаил Тукранов яза.

Кичәне карап утырганда мин үземне бер уйда тоттым. Алар күрсәткән туй йолалары инде чынлапта онытылып баралар бит. Вакыт алга барган саен яшьләр бу йолалардан читләтеп, туйларны заманчарак узгаралар. “Туганайлар” фольклор коллективы кыңгыраулар тагып, сөлгеләр белән бизәп, килен утыртып атлар чаптырып йөрмәсәләр дә, килен кертү туй йолаларын төгәл күрсәттеләр. Үзләре өлкән яшьтә булгач, барысы да исләрендә.
Читтән кайткан авылдашларыбыз да үз осталыкларын күрсәттеләр. Мария Тукмачеваның мәктәптә укыганда җырлавын яратып тыңлый идек. Вакыт узса
да шул ук матур тавыш икән үзендә.

Авылдашларыбыз Валентина Һәм Михаил Уразайкиннар да үз осталыкларын күрсәттеләр.
Югары Багражларга ярдәмгә Кабан – Бастрыкта туып үскән Клавдия Максимова
да килгән иде. Үзенең Багражга атап язган матур шигырләрен укыды.

Җырчыларны оста баянчы, Зәй мәдәният йорты аккомпанияторы Нургали Ахметзянов җырлатты.

Югары Баграж мәдәният йорты Гөлшат Хрипунова директор булып килгәч гөрләп эшли башлады. Кыска гына вакытта ул күпме мероприятияләр уздырды.

Кичә ахырында оештыручыларга, кичәдә катнашучыларга авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев рәхмәтен әйтте.

Михаил Тукранов һәм Ләйлә Сабаева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев