Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Өйрәтүчебезгә тау иттек...”

7 декабрь көнне иртән Мамадыш районының Чия башы (Никифорово) авылы Изге Николай чиркәвендә зур келәү узды. Службаны Казан шәһәренең Тихвин храмы настоятеле, керәшен чиркәүләре благочинные Павел Павлов, Нократ Аланыннан (Вятские Поляны) Гурий әтей Харитонов, керәшеннәрнең духовная миссия җитәкчесе Димитрий Сизов һәм Балык Биктәсе районы керәшен приходлары священнигы Геннадий Сизовлар үткәрде.

Бәйрәм келәвеннән соң, авылдашлары, керәшеннәрнең беренче укытучысы, дин эшлеклесе, Үзәк керәшен-татар мәктәбе җитәкчесе Василий Тимофеевич Тимофеевның истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. 1895 елда Чия башы авылының чиркәве Василий әтей теләге буенча Николай Ильминский истәлегенә атап салынган булган. Мемориаль тактаны да чиркәүгә беркетеп куйдылар.

"Өйрәтүчебезгә тау иттек..."

"Василий әтейнең безнең өчен куйган хезмәте онытылырлык түгел. Ул изге кенәгәләребезне, иман сүзләрен тәрҗемә итеп, укучыларын Христос дененә өйрәткән. Өлкәннәрне дә, теләк итү, үгет әйтү аркылы, иманга тарткан. Өйрәтүчесе Николай Ильминский белән Казан төбәгенең керәшен авылларын яктыртканнар. Шушы хезмәтләре өчен, Василий әтейгә тау итеп, шушы тактаны элдек. Нәкъ 100 ел элек карендәшләребез Христостан танганнар, яңа тормыш төзибез дип, Алладан да, иманнан да ерагайганнар. Чиркәүне дә, өлеш алуны да, тәүбә итүне дә, теләк әйтүне дә кирәксенмәгәннәр. Ләкин яңа тормыш юлы безне, инде онытыла барса да, барыбер алдан салынган сукмакка алып чыкты. Без - Ходайның оланнары. Ул безне шулай яраткан, без Ансыз яшәргә тиеш түгел. Ходаебызның төсе һәрвакыт күз алдыбызда торсын иде. Шулчакта гына күңелләребез сөенеч белән тулыр", - дип, отец Павел Павлов үгет әйтте.

Чарада Мамадыш районы башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Вадим Никитин белән төбәкнең мәдәният бүлеге һәм керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов та катнашты. "Чия башы җирлеген берләштерүче әлеге чиркәү безгә динебезне тотарга да, күңелләребезне чистартырга да ярдәм итсен. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов исеменнән, безнең өчен зур әһәмияткә ия булган тантанага килгән барчагызга зур рәхмәт әйтәм", - диде Вадим Ильич.

"Безнең хыяллар әкренләп кенә тормышка ашып килә. Мемориаль тактаны ясауда зур ярдәм күрсәткән авылдашыбыз Василий Максимовка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Бу эшкә үзләреннән зур өлеш керткән якташларыбыз Лидия Константинова белән Юрий Карповны билгеләп китми булмый. Безне һәм күренекле авылдашыбызны зурлап килүегез өчен һәммәгезгә дә рәхмәт белдерәбез",- диде Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов. Чаңнарын кисеп төшереп, кимсетелгән иман йорты, Совет чорында гостиница да булып хезмәт иткән. Чиябашлылар чиркәүне, бүген дә карап, ремонтлап, яңартып тора.

 

"Җидегән чишмәләрдә җиде улак..."

Бу көнне авылда икеләтә бәйрәм булды, дисәк тә, дөрес булыр. Бер-берсеннән кул сузымы булып, җиде төштән бәреп чыккан чишмәләрен бер улакка җыеп, матур комплекс ясап куйганнар. Биредә, тау астыннан агып ятучы чишмәләргә карап хозурланырга да, изге суын эчеп шифа алырга да, һәм купельдә чумылып сихәтләнергә дә була. Гурий әтей әлеге комплексны да аруландырды. Авыл халкы бу урынны изге, дип саный. Элек әби-бабайлар яңгыр һәм матур, тыныч көннәр сорап та бирегә җыелганнар, дип сөйлиләр монда. Чишмәлекне башыннан ахырына кадәр авылдашларның үзләре яңартуы, ә материалларын грант акчасына сатып алулары турында искәртеп узды Сергей Николаевич. Бер миллион сумлык грант акчасы күперләрен эшләтергә дә, яңа клубка җиһазлар алырга да җиткән.

Август аенда Чия башына командировка белән барып чыккан идек. Ул вакытта авыл, үстергән уңышларын җыеп, яңа уку елына әзерләнеп ята иде. Булачак клубларында зур ремонт бара иде. Бүген яңа мәдәният йортын күреп, сөенеп кайттык. Заллары да иркен, сәхнәләре дә матур, икенче бүлмәдә генә бай библиотека да урын алган.

Менә шулай, булганының кадерен белеп, искесен яңартып, яңаны да төзеп яшиләр монда.

Чарадан фоторепортаж карагыз

Чия башында яңа мәдәният йорты эшли башлаган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев