Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Җырлыйк әле" тапшыруында керәшен егете катнашкан видео

"Татарстан - Яңа гасыр" телеканалының "Җырлыйк әле" тапшыруының 9 декабрь көнне чыккан чыгарылышында Театр училищесында белем алучылар катнашты

"Җырлыйк әле" бәйге-тапшыруында, традиция буенча, өч кеше катнаша. Чираттагы чыгарылышның төп геройлары, Казан театр училищесының студентлары - Альбина Гашигуллина, Нурсинә Галәвиева һәм керәшен егете Денис Михайлов булды.

Программа 3 этаптан тора. Һәрбер этапның башында сүз катнашучыларга бирелә. Алар үзләре белән таныштырырга һәм яраткан җырларын тәкъдим итәргә тиеш була. Денис турында төркемдәше Гөлназ сөйләде. "Денис Мамадыш районы Владимир авылы егете. Олыларны олы, кечеләрне кече итә белә. Җыр-моңсыз үз тормышын күз алдына китерә алмый", - дип әйтте ул аның турында. Денис "Чибәр кызга" керәшен халык җыры белән чыгыш ясады.

Соңыннан, өч этапта җыелган балларны кушып нәтиҗә ясалды, һәм җиңүче билгеләнде. Денис Михайлов беренче урынны яулый алмаса да, тамашачы йөрәген әсир итте.
Тапшыруны тәкъдим итәбез:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев