Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җылы йөрәкле булсак иде. “Керәшенчә винегрет” хәйрия концертыннан соң уйланулар видео

22 ноябрь көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортының концертлар залында “Керәшенчә винегрет” хәйрия концерты узды

“Керәшенчә винегрет” проекты концертларына ел да бер яңалык кертә. Былтыргысы катнашучы артистларның яраткан ризыклары турында сөйләү белән үрелеп барса, быел концертның эчтәлеге дә, рецепты да, ингридиентлары да башкача иде. Чара карендәшләребез Наталья Тамакова белән Ленар Галимуллинга ярдәм итү максатыннан оештырылды.

Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында туып үскән, Алабуга район больницасының хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгән Наталья 2015 елдан бирле яман шеш белән авырый. Ул өч бала анасы, берничә авыр операция, химиотерапия кичерә, Израильгә кадәр барып җитә, ләкин анда дәвалану өчен зур суммада акча кирәк була.

Ленар 2012 елда эштән кайтканда, автомобильнең тормозлары тотмыйча коточкыч авариягә эләгә. Баш мие җәрәхәтләнеп, бер ай комада була. Санкт-Петербург, Воронеж шәһәрләрендә һәм Кытайда дәвалану курслары уза. Бу еллар эчендә Ленарда хисләр барлыкка килә, ул елмая, авырту сизә башлый, утырырга өйрәнә. Ләкин савыгып бетү өчен әле күп көрәшергә кирәк.

Концертны алып баручылар рольләрен Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов белән Евгений Максимов үтәде. Быел да “Керәшенчә винегрет”та шигырь язу бәйгесе булды. Тамашачы рифмалады да, шаярды да, лирикага да бирелде, үзенчә поэма да язып карады. Аларның шигырьләрен концерт барышында укыдылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр.

Концерт кичәсендә Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Татарстанның атказанган артистлары Олег Фазылҗанов, Оксана Дмитриева, атказанган мәдәният хезмәткәрләре Валерий Шрыков, Людмила Гатауллина, биюче, “керәшеннәрнең энерджайзеры” Григорий Сергеев, яшь артистлар Александр Игнатьев, Лариса Басырова, Надежда Токранова, Татьяна Ефремова, Надежда Игнатьева, Марина Тараканова, татар эстрадасының танылган йолдызлары – “Болгар радиосы”алып баручысы Ильмир Ямалов, “Ямьле” төркеме, Алабуга шәһәреннән – “Кама таңнары” бию ансамбле, “Айбагыр” керәшен фольклор ансамбле, “Алабуга егетләре” коллективлары чыгыш ясады. Һәрбер чыгыш та күңелләргә үтеп керерлек, җылы булды, артистлар үзләренең иң матур җырларын гына башкарды.

Ильмир Ямаловны тамашачы аеруча якын итте, көләч йөзле егетне һәммәсе дә исендә калдыргандыр. Сәхнә түренә чыгуга ук тамашачыны үзенең киң кырлы таланты белән җәлеп итте ул. Курайларда да уйнады, җепкә эленгән шешәләрдән гаҗәеп матур тавышлар да чыгарды, думбрасын чиртеп керәшенчә җыру да сузды.

Ильмир керәшеннәр концертында нигә чыгыш ясавының сәбәбен дә сөйләде. Баксаң, артистның әнисе Клара чыгышы белән Мөслим районы Яңа Усы авылыннан икән. “Җомга көнне әти белән намаз укыдым, якшәмбе Усыга кайтып “Христос терелеп торган!” – дип, йомырка җыйдым”, - диде ул, шаяртып. Менә шулай, тагын бер талантлы карендәшебезне ачтык. Билгеле, күпләр өчен көтелмәгән хәл булды бу.

Концерт ахырына якынлашкач, сәхнә түренә Ленар Галимуллинның әнисе Роза Ивановна чыкты. Ул улы Ленар белән Натальяга булышырга килгән тамашачыга, концертны үткәрүгә зур көчен куйган Максимовлар гаиләсенә, “Туганайлар” газетасына, артистларга, җыелган халыкка, барлык ярдәм кулы сузган олы йөрәкле кешеләргә рәхмәтен белдерде.

“Керәшенчә винегрет” хәйрия концертында катнашкан бар артистлар бушлай чыгыш ясады, диде проектның оештыручысы Евгений Максимов. Шулай ук, концертлар залы да, хәйрия чарасы буларак, аренда бәясенең яртысын гына сораган. Ә менә халыктан көткән активлык күзәтелмәде. 600дән артык кешегә исәпләнгән залның яртысы буш иде.

Үзебезнең газетага язылмыйбыз, хәтта керәшенчә календарьга да исебез китми, концертларга да йөрмибез, яңа төзелгән чиркәүләр дә ярымбуш тора... Монысына күнегеп киләбез инде. Ләкин бу бит хәйрия чарасы иде! Зал яртылаш буш булыр, дип уйламаган идем. Таш йөрәкле булуыбызга оялып утырдым.

Килгән тамашачыга мең рәхмәт! Ходай яхшылык кылучыларны онытмас. Бер-беребезгә игътибарлы, җылы йөрәкле булсак иде.

Чарадан Фоторепортаж.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев