Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җыелып, киңәш иттек

27 май көнне Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының IV отчет-сайлау конференциясе узды. Анда оешманың республика шәһәр-районнарындагы бүлекләреннән 155 делегат катнашты. Дәрәҗәле кунаклар - Татарстан Президенты Аппаратының милли сәясәтне тормышка ашыру буенча идарә башлыгы Данил Мустафин, Мәдәният министрлыгының төбәкара һәм милләтара хезмәттәшлек һәм күргәзмә эшчәнлеге бүлеге...

Конференция эшен башлап җибәргәндә беренче сүз Нагайбак районы башлыгы Виталий Гайсинга бирелде. Ул Татарстан керәшен оешмасының керәшеннәр һәм нагайбәкләрнең мәдәни мирасын саклау һәм буыннан-буынга тапшыруда зур өлеш кертүен искәртте. "Киләчәктә дә дуслык җепләребез өзелмәсен, үзара файдалы хезмәттәшлегебез дәвам итсен",- дип чыгыш ясады.

Конференциядә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова халык вәкилләре алдында соңгы өч елда эшләнгән эшләр буенча төп отчет доклады белән чыгыш ясады. Докладта Людмила Даниловна республика керәшен иҗтимагый оешмасы, хисап аралыгында, зур игътибарны фәнни-тикшеренү эшләренә бирүен ассызыклады. Шулай итеп, "Идел-Урал керәшеннәренең бәйрәмнәре һәм йола культурасы", "Изге язуларны һәм православ әдәбияне керәшеннәр өчен тәрҗемә итү: үткәне һәм бүгенгесе", "Идел-Урал регионы керәшеннәренең тарихи-мәдәни мирасы. Актуаль сораулар һәм өйрәнү юллары" фәнни-практик конференцияләре уздырылган һәм "Керәшен җырулары" дип аталган күптомлы басма чыгару кысаларында җыр традицияләрен өйрәнү дәвам иткән. Василий Тимофеевның тууына 180 ел тулу уңаеннан, "Көньяк Урал нагайбәкләренең традицион мәдәнияте" күргәзмәсе оештырылган һәм аның каталогы басылган, "Бәрмәнчек бакчасы" дип исемләнгән керәшеннәрнең православ мәдәнияте беренче фестивале уздырылган. Докладчы, шулай ук, керәшен балалары өчен ял итү җире генә түгел, ә яшь кадрлар һәм тәрбияче-педагоглар әзерләү урыны да булган "Айбагыр" этнолагерының зур танылу алып, популярлашуын да билгеләде. "Туым Жондозы" керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестивале дә киңәеп, елдан-ел күбрәк йолдызчыклар кабызган. Ниһаять, Казан шәһәре, Худяков урамының 11 йортында урнашкан "Керәшен үзәге"н торгызу эшләре дә башланган. Керәшен хәрәкәтененең киң җәелеп китеп, ныгуына Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендәге, Мамадыш, Алабуга, Кайбыч, Тукай һәм башка районнардагы оешмалар да зур өлешләрен кертте, дип сөйләде исполком җитәкчесе.

Ревизия комиссиясе исеменнән, узган өчьеллыкка отчетны Зоя Павлова тотты. Яр Чаллы керәшеннәре җитәкчесе Виталий Агапов үзләрен керәшен дип курыкмый, оялмый сөйләүче карендәшләребезнең артуы турында билгеләп узды. Шул ук вакытта нагайбәкләрнең һәм Бакалы керәшеннәренең саны кимүенә рәнҗүен, эче пошуын да белдерде. Тукай районының Мәләкәс авылы китапханәчесе Лидия Фартдинова, "Питрау" үрнәк балалар ансамбле мисалында, яшьләргә халкыбызның бай, үзенчәлекле культурасын өйрәтү турында саллы гына чыгыш ясады. Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлегенең эше буенча аның җитәкчесе Алиса Спиридонова, "Туганайлар"ның мактанырлык булмаган хәле турында газетабызның бүлек редакторы Ирина Муллина сөйләде. Моннан кала, Казан, Түбән Кама шәһәрләре, Менделеевск һәм Әлмәт районнары делегатлары да тирән эчтәлекле чыгышлар ясадылар.

Керәшен оешмасының узган өчьеллыкта эшләгән эшләре бөтен республика күз алдында. Четерекле мәсьәләләрне әкрен генә, ипләп кенә чишеп, дәүләт җитәкчеләре белән берлектә күп проектлары тормышка ашырылып килә. Шулай да, алга куйган планнар, максатлар, яулыйсы үрләр әле шактый. Дистә ел көтелгән "Керәшен үзәге"н аякка бастыру өчен дә нык тырышырга һәм спонсорлар табарга кирәк. Оешма, Василий Тимофеев һәм Яков Емельянов шикелле, халкыбызның танылган шәхесләре, шагыйрь-язучылары, геройларына багышланган зур чаралар оештыру циклын алга таба да дәвам итүен белдерде. Шулай итеп, киләсе Җырчы Җәкәү елына зур әзерлек эшләре башланып китүе турында да конференциядә әйттеләр. Керәшен этномәдәни компонентлы мәктәп булдыру турында җәмәгатчелектә күптәннән төрле уй-фикерләр йөри. Әлеге мәктәпнең концепциясен Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә эшләү күздә тотыла. Халкыбызның тарихына, мәдәниятенә багышланган китаплар бастырылуны дәвам итү дә әһәмиятле бурычларның берсе санала. Керәшеннәрнең бердәнбер гәҗите булган "Туганайлар"ның язмышына да конференциядә берничә тапкыр басым ясалды. Язылучыларның көннән-көн кимүе, редакциягә хезмәткәрләр җитмәү проблемалары, Татарстанның милли сәясәтенә зур өлеш кертүче газетабызны республиканың барлык китапханә һәм мәдәният учакларына яздыру кирәклеге турында да ассызыкланды.

Оешманың шәһәр-районнардагы бүлекләрендә эшне активлаштырып, яңалары да булдырылса, күрше регионнарда керәшен мәдәнияте көннәре уздырылса, бәлки, барыбызны да нык борчыган, сан ягыннан кимүебез дә тукталыр иде. Шәһәр-авылларның, ыруларыбызның, православие динебез турында мәгълүматлар эзләү, туплау - катлаулы тарихыбызны өйрәнүдә саллы гына база булыр иде. Аннан соң, Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани институтында Керәшеннәрнең һәм нагайбәкләрнең тарихын өйрәнү үзәгендә дә хезмәткәрләр җитешми.

Яшь буынны рухи һәм әхлакый яктан баету да - Татарстанда гына түгел, дөньяда да иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Бу юнәлештә оешма белән керәшен духовенствосының хезмәттәшлеге уңай дәвам ителүенә өмет белдерде. Конференция алдагы өч елда эшләү өчен, алда әйтелгәннәрнең барысын да билгеләп, резолюция кабул итте.

Конференция барышында керәшен хәрәкәтен үстерүдә һәм алга куелган планнарны тормышка ашыруда зур өлеш керткән карендәшләребезне Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, Дәүләт Советы рәисе, Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Яшьләр Ассамблеясе, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү - чараның куанычлы мизгелләренең берсе булды.

Шулай ук, көн кадагында яңа идарә составы сайланып, яңа җитәкчеләр билгеләү дә торды. Мамадыш районы администрациясе башлыгы Анатолий Иванов оешма төзелү һәм аның бүгенге көнгә кадәр эшчәнлеге турында сөйләгәндә, аның каршылыкларны лаеклы җиңеп баруы турында искәртте. Ун ел элекке һәм бүгенге хәлне чагыштырып, уңышларның күплегенә басым ясады. Шушы эшләрнең башында торган, халкыбызның язмышына битараф булмаган, бу авыр йөкне үз җилкәсендә тартучы Иван Егоровны алыштырырдай кешенең әлегә юклыгын да ассызыклады. Оешманың Уставы буенча, тагын өч еллык срокка бертавыштан республика керәшен оешмасының җитәкчесе итеп "Ак Барс" Холдинг" компаниясенең генераль директоры Иван Егоров сайланды.

Чараның икенче өлешендә конференция делегатлары һәм кунаклары керәшенннәрнең танылган артистлары һәм "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле катнашында, оешмасының 10 еллык юбилее уңаеннан әзерләгән матур концертны тамаша кылдылар. Көн буена фойеда Казанның Изге Тихвин чиркәве базасында булдырылган, халкыбызның тарихына, көнкүрешенә багышланган музей экспонатларыннан һәм фәнни басмалардан торган күргәзмә эшләде.

Тагын укыгыз:

Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның карендәшләргә мөрәҗәгате

Республика керәшен оешмасының IV отчет-сайлау конференциясе узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Лучшие этножурналисты «Туганайлар» удостоены наград

Награждены победители журналистского конкурса

Нагайбаки в гостях у кряшен Татарстана

Отчетный доклад руководителя исполкома ООК РТ Людмилы Белоусовой на IV отчетно-выборной конференции

Тулырак фоторепортажны газетабызның "Вконтакте" социаль челтәрендәге группасыннан карый аларсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев