Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Язлар... Язлар... Алып килә назлар

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән язның беренче ае - март та килеп җитте. Әлеге айның иң матур, иң күркәм бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Әлеге бәйрәм белән котлап газета укучы хатын-кызларыбыз хөрмәтенә Людмила Аланлы шигырьләрен бүләк итәбез.

Язлар

Язлар... Язлар...

Алып килә назлар,

Сихри нурлар сибә дөньяга.

Шатлык булып,

Илһам булып килә,

Бу җанымнан шигъри моң ага.

 

Язлар... Язлар...

Йөрәк җилкенүдән

Хисләр сыймый күңел ярына!

Язлар – ташкын!

Аның кочагында

Барам тәүге сөю ягына...

 

Язлар... Язлар...

Саф мәхәббәт килер,

Җанга шатлык нуры таратыр.

Сөю-назга,

Бәхетләргә төргән

Бу язларны һәркем яратыр.

 

Сине көтә язларым

Ашкынулы хисләр белән

Язлар килгәнен көтәм.

Гөлләре дә, назлары да

Минем күңелдә икән.

 

Сине көтә язларым,

Сөю тулы таңнарым.

Рөхсәт итсәң, язмышыңа

Бәхет булып тамармын.

 

Серләр тулы күңелемне

Кабул итәрсең микән?

Өметләрем акларсыңмы?

Мин бит тик сине көтәм...

 

Син генә бит күңелемне

Гел тоташ язлар иткән.

Язлар сөю алып килә –

Без бергә булыйк, иркәм.

 

Синең өчен

Йөрәгемнең сиңа дигән

Ачылмаган назлары;

Синең өчен саклыйм әле

Яшьлегемнең язларын.

 

Синең өчен җырлый чишмә,

Моңнары белән төреп;

Чишмә буена төшәмен

Синең киләсең белеп.

 

Синең өчен тургайлар да

Өздереп сайрый  таңда;

Шул кошларның сайравында

Йөрәк җырымны тыңла.

 

Синең өчен таңнар ата,

Таңнар белән уянам;

Яратамы, юк микән дип,

Уйларымда мин янам.

 

Йөрәгемнең иң түрендә

Сиңа урын киң генә.

Синең өчен күктә янган

Бер йолдыз бар – мин генә!

 

Бердәнберем

Сиңа мәхәббәтем шундый көчле!

Сүзләр белән авыр аңлату.

Бердәнберем, диеп, кочып-сөеп,

Нинди татлы икән ярату!

 

Синдәй якын кеше башка булмас,

Айкап эзләсәм дә Җир шарын.

Насыйбымны таптым. Күңелем сизде

Җир йөзендә миңа син барын!

 

Син янымда чакта, бердәнберем,

Онытамын борчу барлыгын.

Ходай миңа сөю бүләк итте -

Бу дөньяның иң зур байлыгын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев