Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Язгы ташудан саклан

Табигатькә яз килә. Төннәр әле шактый салкын булса да, көндезләрен инде кояш нурлары кышкылыктан арган күңелләрне кинәндерә. Кар катламы күзгә күренеп кими, гөрләвекләр ага, елгаларда боз эри. Быел илебезнең 20 төбәгенә су басу куркынычы яный. Алар арасында Татарстан Республикасы да бар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы биргән фаразларга караганда, Һава торышы кисәк җылытса, республика территориясендәге 42 районны су басачак. Су басу куркынычы янаган урыннардан халыкны эвакуацияләү маршрутлары һәм урнаштыру мәйданнары инде планлаштырылган. Язгы ташу чорында вакытлыча урнаштыру өчен 32 меңнән артык кешене сыйдыра алырлык 149 пункт билгеләнгән.
Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе дә катгый режимда эшли. Сулыкларда, Түбән Кама сусаклагычы буенча көн саен кар һәм боз катламы тикшерелә. Яз көннәрендә, гомумән, боз өстенә басмаска киңәш ителә. Кармак салырга яратучы балыкчыларның, калын боз катламына ышанып кереп, ел саен никадәре фаҗигагә юлыкканын ишетеп торабыз.
Хәзер мәктәпләрдә язгы каникуллар чоры. Әти-әниләрдән каникуллар вакытында аеруча игътибарлы, балаларына таләпчән булу сорала. Республикада су суырту техникасы, җайланмалар, ягулык-майлау материаллары тиешле күләмдә әзерләнгән, дип ышандыра дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре. "Сакланганны саклармын" дигән Ходайыбыз. Үзебезнең кулдан килерлек саклану чараларын белсәк, ташу вакытында кирәк буласы әйберләрне алдан әзерләп куйсак, үзебезнең дә, якыннарыбызның да иминлеге өчен борчылырга туры килмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев