Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яз язлыгын итте

Хатын-кызларның көтеп алган бәйрәме уңаеннан, 5 март көнне Тукай районы Теләнче Тамак авылы картлар йортында бәйрәм концерты үтте. Өлкәннәр алдында Кенәз авыл культуры йорты үзешчәннәре чыгыш ясады. Гармун да суздылар, курай белән дә күңелләрне җилкендерде үзешчәннәр. Һәр башкаручының чыгышы алкышларга күмелде. "Айбагыр" керәшен фольклор коллективы чыгышы әбиләрнең күңеленә бигрәк тә...

 

Хатын-кызларның көтеп алган бәйрәме уңаеннан, 5 март көнне Тукай районы Теләнче Тамак авылы картлар йортында бәйрәм концерты үтте.

Өлкәннәр алдында Кенәз авыл культуры йорты үзешчәннәре чыгыш ясады. Гармун да суздылар, курай белән дә күңелләрне җилкендерде үзешчәннәр. Һәр башкаручының чыгышы алкышларга күмелде. "Айбагыр" керәшен фольклор коллективы чыгышы әбиләрнең күңеленә бигрәк тә хуш килде.

Бәйрәм концерты сизелми дә үтеп китте. Ике телдә алып барылган концерт программасы тамашачы күңеленә барып җитте. Ничек булса да, яз язлыгын итә шул. Тормыш авырлыкларын оныттырып, йөзләргә елмаю, күзләрдә яктылык өстәде әлеге бәйрәм концерты.

Бирегә килгән һәр катнашучыга шундый бәйрәм бүләк итүләренә инвалид картлар да, интернат җитәкчеләре дә бик рәхмәтле калды.

Тамара Тузеева,

Кенәз авыл культура йорты җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев