Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшәргә көч биргән җыр

Бу язмабыз Зәй шәһәрендә яшәүче хөрмәтле ветеран Татьяна Атласова-Кашапова турында. "Әтием Федор Атласов Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, Порт- Артурда хезмәт иткәндә яралы командирны яу кырыннан сөйрәп алып кайткан өчен Георгий крестына лаек булган. Зәйдә андый мәртәбәле бүләк ике кешедә генә иде. Әтием әлеге крестны итек кунычына ышкып ялтыратып торды. Алексей...

Бу язмабыз Зәй шәһәрендә яшәүче хөрмәтле ветеран Татьяна Атласова-Кашапова турында.

"Әтием Федор Атласов Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, Порт- Артурда хезмәт иткәндә яралы командирны яу кырыннан сөйрәп алып кайткан өчен Георгий крестына лаек булган. Зәйдә андый мәртәбәле бүләк ике кешедә генә иде. Әтием әлеге крестны итек кунычына ышкып ялтыратып торды. Алексей дәдәм әлеге сугыш башланганчы император Николай II һәм аның гаиләсен саклаучы булып хезмәт иткән. Бөек Ватан сугышы да гаиләбезне читләтеп узмады: өч бертуганым Иван, Василий, Канон әлеге сугышта катнашты", - ди үзе дә ул елларында Казан авиация заводында хезмәт куйган Татьяна Кашапова (Атласова). Атласовлар нәселе бүгенге көндә дә армия хезмәтендә: Татьяна түтинең өч улы, дүрт оныгы ил чиген саклаган, язгы чакырылышта оныкчыгы армия хезмәтенә алыначак. Шул рәвешле тулы өч буын илебез тынычлыгы сагында.

Сүз башыбыз тумышы белән Яңа Федоровка авылыннан (ул авыл хәзер юк инде) Татьяна Атласова турында. Сугыш елларында кыз колхозда нинди генә эшләр башкармаган. Мәктәптә укырга да йөргәннәр, басу-кырда хезмәт куярга да өлгергәннәр.

- Әле дә истә, язын басуларны ашларга дип хуҗалык мунчаларыннан көл җыеп йөрибез. Шунда: "Атласова, тиз арада авыл Советына кил, сиңа армиягә китәргә чакыру бар", - дип хәбәр иттеләр, - дип, ул үзенең Казанга хәрби заводка эшкә җибәрелгән мизгелләрен искә ала.

Сармашбаштан Фәрхинур Вәлиева, Федоровкадан Анна Волковага да шундый хәбәр килә. Яңа Федоровка Сармаш авыл Советына караган. Авыл Советы рәисе Миргазыян Салиховның: "Кызлар, хәрби заводка эшкә барачаксыз, нык булыгыз", - дигән сүзе кызларның йөрәкләренә үтеп керә. Татьяна кызлар белән Казанга бару хәстәренә керешә.

- Өч улым сугышта бит инде, алар гына җитми микәнни, кызымны да алып китәләр, - дип өзгәләнә ветеран Федор Атласов.

Татьянага ул чакта 17 яшь була. Казанга кызлар фронтка киткән кебек озатыла. Башкалада аларга барактан яшәргә урын бирелә: бер бүлмәгә тугыз кыз урнаштырыла. Республиканың төрле районнарыннан җыелган кызлар аэродром өчен траншея казырга керешә. Көненә бирелгән 60 грамм ипи белән ачлы-туклы эшләргә туры килә. Карточкаңны югалтсаң, иписез дә каласың. Кызларның ипи карточкасы югалган очраклары еш була. Һәркем карточкасын күз карасыдай саклый. Декабрь азагында кызларны 8 нче фабрика каршындагы НКВДның хәрби янгын командасына эшкә алып китәләр. Өч кыз биредә дә бергә була. Кызларны нәкъ хәрбиләрчә киендерәләр: өсләрендә гимнастерка, каеш буылган бушлат, башларында бүрек. "Якага ике метр ак ситсы бирделәр, аны алыштырып кына торырга туры килде", - ди. Татьяна түти. Биредә аларның хезмәте тәүлегенә дүрт сәгать дежур торудан гыйбарәт була. Баракка кайтып ял итеп алгач, 4 сәгать буена Горбунов исемендәге Казан авиация заводында дежур торалар. Әлеге заводта эшчеләрне тентеп кертеп, тентеп чыгаралар. Сугыш елларында бу хәрби завод иң күп самолетлар җитештерүче була. Фронтка ул елларда Казанда 10 меңнән артык самолет җыела. "Ике дежур тору ноктасы да җаваплы. Ике объектта эшләп, кичкә баракка, эт булып арып, кайтып ава идек", - ди Татьяна түти.

Шулай бервакыт хәрби янгын командасыннан дежур торудан кайтып, бераз ял итәргә уйлаганда, Урицкий поселогы Коммуна йорты алдында янгын чыгып, тревога була. Янгын сүндерергә барган Татьяна ыгы-зыгыда бер кулын сындыра. Шул сынган кулы белән шланга тотып янгын сүндерә. Моның өчен икенче көнне аңа Рәхмәт белдерелә.

- Кулым да сынды, өйгә җибәрегез, - дип сорап карый, ә аны үзе дежур торган янгын командасына телефонистка итеп эшкә билгелиләр. Яңа эш урыны җиңел эш дип санала. Ул биредә эшләгәндә Татьяна Арсланова һәм Анна Бурмистрова белән таныша. Сугыштан соң алар икесе дә медицина институтын тәмамлап, врач булалар.

Татьяна матур, дулкынлы озын чәчле булу өстенә, матур җырлый да торган була. Еш кына Менжинский исемендәге клубта чыгыш ясый. Шундый бер концертта аягын сугышта өздергән бер инвалид та була. "Партизан отряды", "Щорс" җырларыннан соң, аңа "Шахта" көен җырларга куша. Ул елларда бары сугыш темасына гына җырларга тиеш булалар. Татьяна нишләргә белми аптырап торганда, янгын бүлеге башлыгы: "Рядовой Атласова, пой, народ просит", - дигәч, "Шахта"ны сузып җибәрә. Залдыгалар тын калып тыңлый, инвалид күзеннән яшь тәгәри.

Татьяна түти Җиңү көнендәге шатлыклы мизгелләрне сөйләп бетерә алмый. Аңа сугыштан соң да хезмәтен дәвам итәргә туры килә. 1947 елның апрелендә генә туган авылына кайтырга насыйп була.

Татьяна хәрби киемнән башта Зәйгә, аннан туган авылына кайтып төшә. Тора-бара Сармаштан Гыйльмулла атлы егет белән гаилә кора, китапханәдә эшли. Өч ул, өч кыз үстерәләр. Алар күп еллар Ләке урманчылыгында эшли, Кардонда яши.

Хәзер Татьяна Федоровна Иске Зәйдә ялгызы гомер итә, газета-журналлар укырга ярата. Газета-журнал укуга хирыслыгы 70 елдан соң аны тамашачысы белән очраштыра. Тау белән тау гына очрашмый, диюләре хак. Казаннан кунакка килгән бер ханым: "Сез бистәдә иң күп газет-журнал алдыручы икән. Сезнең матбугат белән танышырга рөхсәт сорарга керүем", - ди дә, шактый таныш кешесен очраткан кебек, Татьяна Федоровнага карап тора. Бер-берсенә шактый карашып торганнан соң:

- Сезнең Казанда Менжинский исемендәге клубта чыгыш ясаганыгыз булмадымы? - дип сорый.

- Булды, - дип җавап бирә Татьяна түти.

- Алайса, Сез әтием соравы буенча "Шахта" көен җырлаган Татьяна буласыз инде. Ул җыр әтиемә яшәргә көч өстәгән, - дип аны кочаклап ала.

Шуннан Сания ханым белән Татьяна Федоровна туганнардай аралаша башлый. Сөйләшеп сүзләре бетми. Сания ханым янә Зәйгә кунакка кайтырга җыена. Танышлар тагын очрашачак, димәк.

Рәзимә КАШАПОВА,
Зәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев