Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшьнәп яшик!

Безнең Мөслим районында бер матур традиция бар - ул да булса, авыл җирлекләре арасында смотр-концерт конкурсын үткәрү. Февраль-март айларында үткәрелүче бу чарага авыл җирлекләре бик тә нык әзерләнә.

Минем туган авылым үзешчәннәре, районда бердәнбер керәшен авылы булгангамы, калганнардан нык аерылып тора. Авылын гына мактый димәгез, башка авыллар да матур чыгыш ясыйлар. Ә усылар быел аеруча нык осталык күрсәттеләр. Клуб мөдире Миләүшә Филиппова, җиң сызганып эшкә кереште - һәр кешене барлап йөрде, репертуарын сайлады, биюләрен өйрәтте, костюмнарына кадәр үзе текте. Концерт менә дигән килеп чыкты!
Керәшен фольклор ансамбле чыгышы белән башланган концерт беренче минутында ук үзенә алып кереп китте. Марый, керәшен, татар халык биюләре, кадриль, хәтта һинд кызлары биюе күңелләрне дәртләндерде, аяк-куллар үзләреннән үзе музыка тактына хәрәкәтләнде. Светлана Микалова, Гөлсинә Пискунова, Наилә Демидова - ялгыз, Луиза Кононова һәм Римма Николаева - дуэт, Елизавета Митюшкина акапелло башкарган җырлар тамашачы күңелендә якты эз калдырды. Сөмбел Григорьева үзен нәфис сүз остасы икәненә тагын бер инандырды. Кызлар, егетләр ансамбльләре дә бик матур чыгыш ясадылар. Кызыклы күренешләрне оста уйнаган Гөлира Григорьева, Денис Григорьев, Миләүшә Филиппова, Алия Петровага бары тик алкышлар! Иң куандырганы - яшьләрнең актив катнашуы, димәк, авылның киләчәге бар.
Гомумән, концерт бик матур, оста алып барылды. Альбина Романова һәр чыгышны матур шигырьләр белән тәкъдим итте. Бай эчтәлекле усылар чыгышы бу авылда төрле халык - рус, татар, мари, керәшен халкының дус, тату яшәвен күрсәтте. Киләчәктә дә бу коллективка үзенә генә хас булган үзенчәлеген саклап, тагын да матур, дәртле җыр-биюләр белән тамашачыны сөендерергә язсын!
Людмила Игошева
Мөслим районы, Яңа Усы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев