Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яраткан кешем — башка милләттән...

Яшьлек әти-әни сүзен, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алмыйча, мәхәббәтне өстен куя торган чор

“Миңа ул бик ошый, тик башка милләттән” — бу уй, гомердә бер булса да, һәркемнең башына килгәндер. Мондый икеле-микеле уйлар кемнедер туктатып калырга мөмкин әле, ә кемнедер — юк. Хәер, яшьлек әти-әни сүзен, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алмыйча, мәхәббәтне өстен куя торган чор. Әмма хикмәт мәхәббәтнең көчендә түгел, ди белгечләр. Хикмәт шунда — чит милләт егете (кызы) белән дуслашканга кадәр, катнаш никахта килеп чыгарга мөмкин проблемалар турында балаларыбыз бөтенләй берни белми үсә икән! Чөнки бу хакта сөйләргә онытабыз.

ЯШЬЛӘР КОЛАГЫНА
Башка милләт кешесе белән язмышыгызны бәйләгәнче, алардагы гореф-гадәтләр белән кызыксыныгыз. Шул тормышны кабул итә алырсызмы?
Бер-берегезнең гаиләсен генә түгел, милләтен, динен дә ихтирам итегез. Катнаш никахта бер-береңнең телен өйрәнү — иң әһәмиятлесе. Чөнки бик авыр вакытларда һәркемнең үз туган телендә сөйләшәсе килә.
Башка милләт вәкиле белән гаилә корганда, кеше үзе турында гына түгел, туачак сабые хакында да уйларга тиеш. Ул кем булачак? Үзен кайсы милләт кешесе дип санаячак? Нинди дин тотачак?

Катнаш гаиләдә дә милли тәрбия дөрес булырга тиеш. Психологлар бу очракта гадел булырга, ягъни тигезлек сакларга куша. Балага ике милләтнең дә телен, тарихын, мәдәниятен өйрәтергә тырышырга. Иң мөһиме, әлбәттә, тел. Белгечләр фикеренчә, әгәр бала белән һәркем үз телендә сөйләшсә, ул ике телне үзләштерәчәк. Дөрес, бер дәрәҗәдә булмаска мөмкин. Мәктәптә күбрәк ике телнең берсендә аралашырга туры килә икән, икенчесенә өйдә игътибар бирелергә тиеш.


Ризидә ГАСЫЙМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев