Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яраткан эш ялыктырмый

Күптән түгел Халыкара поварлар һәм Азыктөлек сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Язмамның герое өчен әлеге ике дата да һөнәри бәйрәме.

“Татарстанның атказанган азык сәнәгате хезмәткәре”,  хезмәт ветераны Лидия Гаврилова  33 елдан артык гомерен  кондитер  эшләнмәләр  җитештерүгә багышлаган.

Мәктәпне  тәмамлаган яшь кыз  уенда  йөрткән якты хыяллары белән  Казанга юл тота.  17 нче училищеда поварлыкка укып чыга. Казанның 4 нче мәктәбендә һөнәре буенча эшли башлый.

“Училещеда укыганда ук кияүгә чыккан идем. Бер­бер артлы  бала табып,  анда  бик эшли дә алмадым. Декрет ялыннан соң  1986 елның май аенда яңа ачылачак ипи заводына эшкә урнаштым. Ул әле июнь айларында гына эшләп китте. Анда кондитер булып эшли башладым”, ­ дип сөйләде Лидия Павловна  беренче эшли башлаган елларын искә алып.

Мастердан - җитәкчегә

Яңа ачылган икмәк заводы ­ хәзерге “Икмәк­кондитер комбинаты” инде ул.  Поварга укыган кешегә кондитер әйберләре пешерү җиһазларын да, бөтен технологияләрне белеп бетерү дә читен була. Шулай да эшли-­эшли өйрәнелә.

“Беренче көннәрдә эшләргә бик авыр булды. Без бит кондитерский цехны үзебез ачып җибәрдек. Эшли генә башлаганда төрле  кекслар,  коржиклар пешерә идек. Әзәзләп тортлар  да эшли башладык. Вафля пешерү линиясе куйдык. Аны Австриядән кайтардык. Автомотизацияләнгән линиядә эшләве дә җиңел булып китте.  Линия 12 сәгатькә 3­3,5 тонна вафли  чыгара ала. Тортларны тулысынча кулдан ясыйбыз.  Аңа сәләт кирәк, бераз художник булу да сорала”­ ди Лидия Павловна.

Кызның тырышлыгын күреп бригадир итеп куялар, аннан мастер итеп күтәрәләр. Күпмедер вакыт мастер   булып ипи цехында  да эшләп ала. 1996 елда  ипи цехыннан кондитерский цехка җитәкче итеп куялар. 2007 елда читтән торып  Казан химия­  технология  университетының  азык­төлек факультетын бетерә.  Хәзерге көнгә кадәр шул  цехны җитәкли,  биредә 33 елдан артык  хезмәт куя.

Цехның  ассортименты бик зур 35­40 төрдә тортлар, 15 әр төрдә пирожныйлар, вафлилар, печенье лар җитештерәләр. Ассортиментларын да  сорауга карап гел үзгәртеп торалар. Бер төрлесе төшеп кала ­ аның урынына икенчесен күбрәк пешерә башлыйлар.

Коллективта элек 160 кеше эшләсә, хәзерге көндә 80 гә калган.  Ассортиментларына чәк­чәк  пешерүне  керткәч, аңа  сорау күбәеп, аерым  цех ачалар.  Аңа инде  яңа  җитәкче билгелиләр, ярты коллектив шунда күченә.

Хезмәт төбе — хөрмәт

“Үз эшемне бик яратып эшләдем, эшлим. Хезмәтемне күреп, хөрмәтләделәр дә. Мәскәүдә узган выставкаларда катнашып югары урыннар яуладык. Төрле медальләр, “Отличное качество” значоклары алдык. Бүгенге көндә  цехта бик оста  торт эшләүче кызым бар. Ул инде  төрле ярышларда ­ Мәскәүдәме, Казандамы  беренче урыннарны, гран­прилар  алып  кына тора”.

Лидия Павловна  туган ягы Питрәч районы  Керәшен Сәрдәсе  авылының Тишек Никулай белән Әүдүк малае Валерийга  кияүгә чыгып, ике ул үстерделәр. Сергей белән Павел  инде үз тормышларын корганнар. Биш оныклары бар. Иптәше Валерий да  шушы заводта токарь булып эшли. Әниләренең яшәү мәгънәсенә  әйләнгән  эшен уллары да үз юллары иткәннәр,  икесе дә азык­төлек өлкәсендә хезмәт куялар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев