Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янсуар үзара салым акчасын юлларны төзекләндерүгә тота

Биредә яңа йортлар төзелә, искеләре ремонтлана

Питрәч районы Янсуар авылында яшәүчеләр ел саен үзара салым буенча республика программасында актив катнашалар.

Хәзер төп игътибар юлларны ремонтлауга бирелә, алдагы елларда акча урамнарны яктыртуга, һәйкәлләрне, чишмәләрне яңартуга һәм башка чыгымнарга тотылган.

Янсуар авыл җирлеге составына Раевка, Нырсуар, Талкыш, Тегермән Тавы авыллары керә.Биредә барлыгы 210 йорт бар, шуларның 153е Янсуарда урнашкан. Халык саны 300дән артык.
- Бу программа буенча без аның барлыкка килүенең беренче көннәреннән үк эшлибез инде, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов. - Бу ел эчендә җирле халык кабат активлык күрсәтте, үзара салым программасында барысы да катнашты. Халыктан 113 мең сум күләмендә акча җыелды, республика ярдәме белән 500 мең сумнан артык акча тупланды.
Беренче елларда без Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне ремонтладык, урамнарны яктыртуны тәртипкә китердек. Элек урамнарда 35 лампочка янса, хәзер алар 60. Су башняларын ныклап төзекләндердек, өч авылда халык су белән тәэмин ителде. Нырсинка елгасы аша яңа күпер төзелде, аның аша Тегермән Тавы авылына барабыз. Тегермән Тавы һәм Раевка авылларында да чишмәләрне төзекләндердек. Нырсуар һәм Янсуар зиратларына юл салдык. Янсуарда шулай ук часовня төзелде, мәйданчыкка асфальт түшәлде. Күптән түгел биредә өмә үткәрелде. Авыл халкы төзекләндерүдә актив катнашты. Бертуган Сергей һәм Альберт Смирновларның иганәчелек ярдәме белән капкаларны да урнаштыра алдык.
Юлларны ремонтлап бетерәбез инде, тыкрыклар кала, анда да вак таш салачакбыз.
Быел барлыны 910 метр мәйданда Янсуарда Центральная, Советская урамнары, Нырсуарда Куйбышев урамы һәм Раевканың Пушкин урамында юлларны төзекләндерәчәкбез. Үзара салым акчалары белән бергә бу максатлар өчен грантка откан 1,5 миллион сум акча тотылачак.
Барлык мәшәкатьләрдән тыш, авыл үз тормышы белән яши. Ял көннәрендә спортзалга якын-тирә авыллардан яшьләр җыела, алар волейбол, җәй көне футбол буенча мини-турнир үткәрәләр.
Күптән түгел өлкәннәр көненә багышланган чәй табыны оештырдык, гомер буе биредә эшләгән һәм яшәгән алтын парларны хөрмәтләдек. Анна һәм Петр Орловлар – 60 ел, Анастасия һәм Федор Крыловлар - 55 ел, Ирина һәм Иван Григорьевлар 50 ел бергә яшиләр. Без шулай ук милли бәйрәмнәрне дә билгеләп үтәбез, төрле чаралар үткәрәбез.
Әлбәттә, авылның картаюы бераз борчый, әмма икенче яктан, биредә яңа йортлар төзелә, искеләре ремонтлана, - ди авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов.
- Без Питрәчкә 1994 елда күчтек, - дип сөйләде Анна һәм Иван Чукуровлар, аңа кадәр Иван Янсуарда шофер, механизатор булып, ә Анна җирле мәктәптә эшләгән. Район үзәгендә гаилә башлыгы сельхозхимиядә шофер, ә хатыны кошчылык фабрикасында кош караучы булып эшли. Хәзер пенсиягә чыкканнар, йорт салып, туган авылларына әйләнеп кайтырга булганнар.
– Әти-әни йорты торган урында яңасын төзибез. Башыннан ахырына кадәр барысын да үз кулларыбыз белән эшлибез, балалар һәм туганнар ярдәм итә, - ди алар. Киләсе җәйдә үк күченергә хыялланабыз. Хәзер урамнарда юл бар, төнлә дә якты. Монда һава да яхшы, үзенә бер төрле.
Янсуардан Иван Никифоров һәм Иван Захаров шулай ук авылны төзекләндерүдән канәгать.
- Хәзер бер-беребезгә кунакка яхшы юллардан гына йөрибез, балалар да машиналары белән өйгә кадәр кайталар, - диде алар.

Илшат Гайсаров.

"Алга" газетасы

Илшат Гайсаров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев