Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балык Бистәсенә керәшеннәр кирәкме?

25 август көнне Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында күренекле керәшен шагыйре Яков Емельяновка багышланган иҗат кичәсе узды

Алан-Полян авыл халкы бер бәйрәмне дә калдырмый. “Клуб директоры Ларисага рәхмәт, үз эшен тиешлечә башкара, авыл рухын төшерми”, - ди авылдашлар. Әйе, бу чыннан да шулай. Ике авыл клубын җитәкләп барган Лариса түтигә маладис дип әйтәсе генә кала. Һәрбер бәйрәмгә аның үзенчә кызыклы программасы булыр. Алан халкын гына түгел, тирә-юнь керәшен авыл яшьләрен дә күздән ычкындырмый ул.

“Яков Емельяновның кичәсенә әзерләнүне Тройсын алдыннан башладым. Зуррак дәрәҗәдә үткәрегез, дигән хәбәр килгән булса, бөтен Алан-Полян кешесе ярдәм күрсәтергә әзер иде”, - ди ул. Тик, кызганычка каршы, районда якташыбызны зурлап искә алу турында сүз булмады. Мөрәҗәгать иткәч, “Берни дә белмибез. Авыл эчендә, кечкенә генә итеп үткәрегез”,- дигән җавап килгән Лариса Кибяковага район үзәгеннән.

“Былтыр кыстырганны, искә алалармыни быел”, дигәндәй, узган бәйрәмне болай түгел, тегеләй үткәрергә кирәк иде, дип язу урынсыздыр. Тик Балык Бистәсенең горурлыгы булган шагыйрьне искә алу Алан-Полян авыл халкына һәм клуб директоры Лариса Кибяковага гына кирәк иде микән соң?!

Балык Бистәсе районы керәшен хәрәкәте җитәкчесе бу зур датаны нигә игътибарыннан төшергән икән? Елда түгәрәк даталар булып тормый бит.  Туктагыз әле, ә районда керәшен хәрәкәте җитәкчесе бармы соң?  Районда актив эшләп килүче ансамбльләре турында ишеткән бар. Балык Бистәсе районында бүгенге көндә Казаклар Чаллысында “Нур”, Алан-Полян авылында “Чулпы”, “Алан”, Бирдекбәк авылында “Айбагыр” балалар коллективы эшләп килә. Авыллар үзләре тырыша, ә менә район керәшен оешмасы тирән “аю” йокысына талган бугай. Ул йокыдан уянырга вакыт! Әгәр дә теләк булмаса, бәлки җитәкчелекне бүтән керәшен җанлы кешегә тапшырыргадыр?! Монсы инде райондашлар эше. Мин, руслар әйтмешли, уйларга почва гына бирдем.

Район дип, төп темадан күпкә читкә тайпылдым. М7 юлы буенда урнашкан, борынгы керәшен авылы Алан-Полянга кайтыйк. Җырчы Җәкәүнең иҗат кичәсе булуын мин очраклы гына белеп алдым. Алдан әйтелгәнчә, бу чараны шыпыртын гына, афишалар ясамыйча үткәрәселәр иде. Ярый әле авыл “радиосы” автив эшли. Ул да булмаса, районда Җырчы Җәкәүгә багышланган бердәнбер чараны да күрми калыр идем. Ниһаять, Алан клубы янына килеп туктадык. Клублары инде Совет вакыттыннан калган, таушалган хәлдә. Килеп керүгә, кечкенә генә залга әзерләнгән зур табынга тап булдык. Клуб стенасында Җырчы Җәкәү иҗатына багышланган стенд та эленеп тора. Әһә, монысы бар... Алга киттек.

Авыл әбиләре дә җыелышып килеп утыргач, кичә башланып китте. Иң элек тамашачыны Яков Емельяновның иҗат юлы, биографиясе белән таныштырдылар. Моның өчен Лариса Кибякова Алан-Полян авылы китапханәсендә төрле дәверләрдә эшләгән китапханәчеләрне чакырган. Кызганыч, барысы да килмәгән: Анна Емельянова, Зоя Захарова төрле сәбәпләр аркасында кайтып җитә алмаган. Кичәдә төрле елларда эшләгән Елена Филиппова, Зөләйха Кутузова, Галина Григорьева шагыйрьнең иҗат җимешләре белән таныштырып узды. Хәзерге вакытта авыл китапханәсендә Галина Григорьева эшли. Ул тамашачыга үзенең яраткан җырларын да бүләк итте. Әдәбияттан кала, кичәдә фольклор җырлары, авыл көйләре дә яңгырады. Үз вакытында бөтен район буенча дан тоткан, Нина Муллина җитәкчелегендә эшләп килгән “Алан” керәшен фольклор ансамбле дә чакырулы иде. Хәзерге вакытта инде ансамбль үз эшен туктаткан, составы лаеклы ялда. “Кирәк вакытта, сәхнә түренә әле дә менгәлиләр”, - ди Лариса түти. Кичәгә ансамбль солистлары Степанида Большакова, Нина Филиппова, Анна Федотова килде. Алар “Алан” балалар ансамбле гармунчысы Алексей Большаков ярдәмендә берничә авылга бер булган авыл көен сузды. Әле бер дә дәртләре бетмәгән, чын керәшенчә итеп башкарып, чарага күтәренке кәеф кертеп җибәделәр. “Алан” ансамбленнән тыш, кичәдә Теләче районы Субаш авылыннан “Нардуган” ансамбле солистлары Татьяна Романова белән Лидия Петрова да чыгыш ясады. Кечкенәләрне дә читтә калдырмаган Лариса түти. Ул да булса, хәзерге вакытта эшләп килүче “Алан” керәшен балалар коллективы. Әй, җырлап та куйдылар соң! Аланның киләчәге бар икән әле.

Кичә, гади булса да, бик эчтәлекле узды. Язучының иҗатын искә алып, җылы сүзләр әйткәннән соң, уртак җыр башкардылар. Аннан соң, килгән кунакларны мул итеп әзерләгән табын арасына чакырдылар.

Кичәгә барып кайтканнан соң, башка мең төрле уй килде. Беренчесе – район җитәкчелегенең республика дәрәҗәсендә узучы Яков Емельяновның елына битараф калуы. Икенчесе – уңган культура хезмәткәре Лариса Кибякова. Булдыра бит. Авыл халкы өчен гади генә, әмма эчке җылылык белән тулган менә дигән чара үткәрде. Мине эшен тиешлечә үтәгән, авыл өчен янып-көеп йөргән кешеләр сокландыра. Алар аз, ләкин бар. Лариса шундыйлардан. “Хәбәр бирсеннәр. Килсеннәр. Кирәк булса, республика дәрәҗәсендә дә үткәрербез”, - диде ул. Шуңа күрә, киләсе “ход”ны Лариса районнан да, Казан шәһәреннән дә көтеп кала. Юбилей елы уңаеннан, бу чара шагыйрьнең туган авылында бердәнбер булып калмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев