Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яхшылык кылган - аш җыйган

Мамадыш районының артык зур булмаган Владимир авылы - шактый гына күренекле кешеләрнең туган төбәге. Кама урман хуҗалыгын берничә дистә еллар җитәкләүче Сапурин Сергей Ильич та нәкъ шушы төбәктән.

Авылыбызның матур табигате: тирә-ягын әйләндереп алган урманнар, киң болыннары, тау итәгеннән челтерәп аккан чишмәләр - мәртәбәле урман хуҗалыгы кешесенең рухи байлыгын үстерүдә этәргеч булмый калмагандыр, билгеле.

Авылга якынлашу белән, елга-ерымтыкларга Сергей Ильич инициативасы белән утыртылган нарат агачлары һәр авылдашын сәламләп каршы ала. Аның туган йорты тәрәзәсеннән күренеп торучы, "Салкын кое" өстендә шаулап утырган нарат урманы, тау артындагы каенлык - болар барысы да авылдашыбызның фидакарь хезмәте.

Сергей Ильич ул гаҗәеп киң күнелле, керәшеннәргә генә хас ихлас, гади, кешеләргә игътибарлы, эш урынында таләпчән җитәкче. Озак еллар җитәкче вазыйфасын башкару аны авылдашларының шактый гына проблемалары белән очрашуга китерә. Каршына ярдәм сорап килгән бер генә кешене дә кире бормый ул. Һәркемгә үзенең акыллы киңәшләрен биреп, ярдәм кулы сузып яши. Авыл кешесенә игътибарлы булуын искә алып, аны бер тавыштан Усали авыл җирлегенә депутат итеп сайлыйлар. Ул чын лидер…

Сергей Ильич күп еллар Сабан туе, авылда уздырыла торган башка чараларда төп спонсорларның берсе. Соңгы елларда традициягә кереп баручы "Кач ману" бәйрәмен уздыра торган чишмә өстенә ул бура кайтарды. Бүгенгесе көндә әлеге чишмә янәшәсендә мунча торгызу максатын куйган.

Шушы көннәрдә генә 60 яшен тутырган, һәрвакыт хәрәкәттә булган Сергей Ильичның хезмәт юлын Урман хуҗалыгы министрлыгы, район җитәкчелеге тарафыннан бирелгән мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр бизи. Аның кылган гамәлләре, эшләгән яхшылыкларының кайтавазы - күренекле авылдашыбызның көнкүреш тормышында, һәркемгә үрнәк гаиләсендә чагыла да инде. Алга таба эшләгән изгелекләрегездән, кылган яхшылыкларыгыздан ләззәт алып, лаеклы ялыгыздан җаныгызга бетмәс энергия туплап, канәгатьлек хисе кичереп, балаларыгызның уңышларына куанып, нык сәламәтлек белән гомер кичерергә язсын сезгә, Сергей Ильич!

Зур хөрмәт белән - Владимир авылы халкы исеменнән

Лилия БОРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев